Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“Диңгез десанты” – “алтын” комлыкта

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең “Кояшлы ил” җәйге савыктыру лагеренда ял итүчеләре Дим елгасы ярында экологик акция үткәрде.

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең “Кояшлы ил” җәйге савыктыру лагеренда ял итүчеләре Дим елгасы ярында экологик акция үткәрде.
“Лачын” спорт сараенда оештырылган көндезге лагерьнең беренче сменасының азаккы көнен балалар табигать кочагында үткәрергә булды, анда алар төшке аш, учакта пешкән бәрәңге белән сыйланды, активистларга грамоталар тапшырылды. Ә моңа кадәр укучылар һәм аларның тренер-педагоглары белән тирә-якны чүп-чардан чистартты. Пластик һәм пыяла шешә, ватык пыяла калдыклары, чүпрәк-чапрактан зур өем барлыкка килде. Хәзер инде ял итәргә дә мөмкин. Берничә малай елгага кармак салырга төште, башкалар төрле уеннар уйнады, оста итеп бәрәңге кыздырган педагог-тәрбияче Шакирҗан Хөсәенов янында уралды. Ә без шул арада лагерь җитәкчесе Татьяна Гаврилова белән әңгәмәләштек.
- Беренче сменада 45 бала ял итте, икенчесендә дә шунча ук булачак, ә өченче сменага 40 укучы килүе күзаллана. Ял итүчеләр арасында спорт секйияләренә йөргән 7 яшьтән 16 яшькәчә тәрбияләнүчеләр бар, аларны тренер үзе сайлап ала. Башлыча алар аз тәэмин ителгән һәм күпбалалы гаиләләрдән. Әйтергә кирәк, лагерьда ял итүдән тыш, балалар спорт төрләре буенча күнекмәләргә йөрүне дәвам итә һәм җәйге ярышларга әзерләнә. Билгеле булуынча, спортчыларның каникуллары булмый, - ди Татьяна Сергеевна. – Лагерь эшчәнлеге мәгариф бүлеге җитәкчелеге раслаган программаның спорт-савыктыру, мәдәни-күңел ачу, патриотик, экология-туристик юнәлешләре буенча төзелде. Һәр смена өчен махсус планлаштырылган чаралар үткәрелә. Мәсәлән, балалар белән Чишмә поселогындагы бассейнга, Шафран авылындагы Туганнар каберлегенә бардык, экологик өмәләт үткәрдек. Яшьләр эшләре бүлеге, район китапханәсе уздырган барлык спорт-күңел ачу чараларында катнаштык. Баскетбол, каратэ буенча осталык дәресләре, шахмат турниры, юнгалар һәм диңгез патруле арасында мәзәк футбол, отрядлар арасында пионербол буенча ярышлар үткәрдек. Быел тәрбияләнүчеләребез диңгез темасын сайлады. Һәр отряд үзләренә исем уйлады: авыр атлетика залы – “Диңгез буйволлары”, баскетболчылар - “Морские дьяволы”, каратистлар – “Диңгез мәчеләре”, шахматчылар – “Тиз ладья”. Балаларның барасы да – юнгалар, ә тренер-укытучылар диңгез патруле булды. һәр смена 21 көнгә “диңгезгә сәяхәт”кә чыга. Һәр көн бездә – ул кораб һәм балалар “Лачын” спорт сараендагы стендка үзләренең смайликларын куя. Көн саен “кают-компания”дә капитаннар борт журналын тутыра. Лаеклылар йолдызлы агачтан йолдызчык ала, алар буенча лагерьның мисс һәм мистеры билгеләнә. Бу юлы алар Сафия Гарифуллина һәм Илназ Гарифуллин булды.
Педагог-тәрбиячеләр Вадим Вәли улы Шәйгарданов, Илфат Зәки улы Мәүлияров, Шакирҗан Шәрәф улы Хөсәенов, Рифат Риф улы Минеяров, Илмир Зирәк улы Мөхәммәтҗанов, шәфкать туташы Гөлсимә Зәбир кызы Гыйззәтуллина үз бурычларына намуслы карады. Экскурсияләргә без шофер Айдар Хәмит улы Шәрәфетдинов белән бардык. Раевка гимназиясе пешекчеләре тырышлыгы белән ике тапкыр төшке аш оештырылды.
Шулай итеп төшке аш вакыты да җитте. Балаларны помидор, кыяр, бәрәңге, тефтель, ипи һәм чәй белән сыйладылар. Аннары Татьяна Сергеевна лагерь эшендә актив катнашкан балаларга грамоталар тапшырды. Смена ахырында һәр балага төрле сутлар һәм алма бирелде. Бергәләшеп истәлеккә фотога төштеләр һәм чагу тәэссоратлар белән өйләренә таралыштылар.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Елга буен чүп-чардан тазартабыз.
Читайте нас: