Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Сәләтле балалар - “Җәйләү”дә

Дүрт ел рәттән районыбызның соклангыч табигать почмагында – А. П. Чехов исемендәге шифаханә-савыктыру лагеренда Башкортстан тарихы һәм мәдәниятен өйрәнү буенча “Җәйләү” төбәкара профильле сменасы оештырыла, анда быел да талантлы 80 укучы – башкорт теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар, лингвистика юнлешендәге һәм башка профильле конкурс җиңүчеләре һәм призерлары ял итәчәк.

Быел анда Башкортстанның авыл-шәһәрләреннән генә түгел, Чиләбе, Ырынбур, Свердловск, Саратов өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан, Мәскәү шәһәреннән балалар җыелды. Укучылар отрядларга түгел, ә ыруларга бүленде, аларның үзләренең гореф-гадәтләре, легендалары һәм атрибутикасы бар. Республикада күп еллар эшләп килгән “Җәйләү” этнографик үзәге программасын билгеле язучы, җәмәгать эшлеклесе Мәрьям Буракаева төзеде.
Чараны тантаналы ачуда республика мәгариф минстры урынбасары Г. Р. Ялчыкаева, район хакимияте башлыгы урынбасары З. З. Әхмәтов катнашты. Гөлләрия Рәфкат кызы профильле смена эшчәнлеге белән танышты, аның кысаларында Башкортстан Республикасы оештырылуга 100 ел тулуга багышланган спорт-савыктыру, бәйрәм чаралары, уеннар, марафоннар, конкурслар, квестлар, брейн-ринг, дөнья халыклары фестивале үткәрү күзаллана.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: