Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Турист сукмаклары буйлап

Түбән Әүрез авылы янында укучыларның спорт туризмы буенча 62нче ярышлары узды.

Түбән Әүрез авылы янында укучыларның спорт туризмы буенча 62нче ярышлары узды.


Укучылар чарага бөтен уку елы дәвамында әзерләнә, чөнки бу ярышлар командаларны берләштерә, спорт рухы һәм сәм өсти, яшь йөрәкләрдә романтика хисе уята. Кыскасы, шушы көнне алар түземсезлек белән көтеп ала.

Бик матур табигать кочагында урнашкан палаткалы лагерьга район мәгариф учреждениеләреннән 180дән артык малай һәм кыз җыелды.

Лагерьне ачу тантанасы башланыр алдыннан без Әлшәй телевидениесеннән коллегам Илфак Фаризов белән урман читендәге лагерь буйлап үттек, остазлары җитәкчелегендә спорт сынаулары үтергә, туристларга хас күнекмәләрне, урында ориентирлашу осталыгын күрсәтергә әзер үсмерләрнең ачык һавадагы тормышы белән таныштык.

Берәүләрнең котелокларда чәйләре кайный, аш пешә, ә икенчеләр исә күптән инде компот та кайнаткан, төшке ашлары ла әзер. Үзләре белән гитара алырга да онытмаганнар. Менә, Мәндән укучылары без бүген “Перевал”ны җырлаячакбыз, дип ихлас елмаешып утыра.

Чараны ачу тантанасына слетта катнашучылар төсле флажоклар белән бизәлгән зур акланга җыелды. Район хакимияте башлыгы урынбасары А. Т. Солтанголов, мәгариф бүлеге җитәкчесе А. Т. Вәлиәхмәтов, Пионерлар йорты директоры Н. А. Самойлова, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча комитет рәисе Д. М. Әхмәдрисламов чарада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Арытабан 70нче республика туристлар фестивалендә педагоглар Фларит Ризванов, Рәнүс Мөхтәров, Альбина Якушенко һәм Зилә Җәлилова җитәкчелегендә кайсыбер ярыш төрләре буенча призлы урыннар яулаган район җыелма командасын - башкорт лицее, гимназия, Аксен, Слак һәм Никифар урта мәктәпләре укучыларын бүләкләделәр.

Балаларны быел да мавыктыргыч программа: “Җәяүлеләр өчен дистанция”, туган якны өйрәнүчеләр конкурслары, “Турист күнекмәләре һәм көнкүреше”, командалар белән таныштыру көтте. Инструктаж үткәндән соң малайлар һәм кызлар ярышларда үз көчен сынап карады. Тиешле вакытта һәм кагыйдәләрне бозмый текә урынга күтәрелү һәм төшү, бүрәнә һәм асылмалы корылма буйлап елга аша чыгу җиңел булмады, әлбәттә, ләкин яшь туристларның күбесе заданиене уңышлы башкарып чыкты. Кызганычка каршы, һава торышы чараны үткәрүгә үз төзәтмәләрен кертте, әмма бердәмлек рухы укучыларга һәм аларның остазларына бу сынауны да уңышлы үтәргә ярдәм итте. Ярыш нәтиҗәләре буенча Пионерлар йортының туристик юнәлештәге берләшмәләре арасында гомум команда беренчелегендә шәхси дистанциядә Аксен урта мәктәбенең “Яшь турист” берләшмәсе командасы (педагогы А. Р. Якушенко), шулай ук Слак урта мәктәбе командасы (Р. Р. Мөхтәров) һәм Нигъмәтулла төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы (Ш. М. Әхмәтов) җиңүче булды.

“Ялан шартларында туристлар көнкүрешен яхшы оештырган өчен” номинациясендә Кырым, Кыпчак-Аскар, Никифар, Нигъмәтулла мәктәпләре, М. Буранголов исемендәге башкорт лицее һәм Раевка 2нче урта мәктәбе билгеләп үтелде.


Ирина ВЛАДИМИРОВА.

Бердәмлек һәм яхшы кәеф бөтен каршылыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә.



Читайте нас: