Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“Ал җилкәннәр” яки Мәктәптә ял итүе бик күңелле

Раевка 2нче урта мәктәбендә оештырылган безнең “Ал җилкәннәр” лагерена быел 45 башлангыч сыйныф укучысы йөри.

Раевка 2нче урта мәктәбендә оештырылган безнең “Ал җилкәннәр” лагерена быел 45 башлангыч сыйныф укучысы йөри.
“Ал елкәннәр” – балалар өчен яңача яшәү рәвеше булдырылган һәм үзенчәлекле романтик стильдә эшләүче лагерь ул. Монда төрле уеннар, сәяхәтләр, кызыксынулар һәм белемне киңәйтү буенча дәресләр үткәрелә. Безнең лагерьда кемдер үзенең иҗади сәләтен ачты, кемдер чын дуслар тапты, кемдер эшнең тәмен белде, ә кемдер уңышсызлыкка очраган вакытта күңелсезлеккә бирелмәскә өйрәнде.
Лагерьда һәр көн яңа тәэссоратларга һәм аралашуларга бай булды. Отставкалагы хәрбиләр Л. М. Забатурина һәм Б. Ф. Төхвәтуллин белән онытылмас очрашулар үткәрелде. Балалар борынгы предприятиеләрнең берсе – Раевка элеваторына барды, анда баш инженер Э. М Шивеев оешманың тарихы һәм аның эшчәнлеге турында сөйләде. “Әлшәй ТВ” директоры И. Х. Фаризов телевизион тапшыру төшерү серләре белән уртаклашты. Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек инспекторы Г. Ф. Әбделмәнова һәм кинолог А. М. Мәһәдиев эчке эшләр органнарында җиңел булмаган хезмәт белән таныштырды. Янгын частендә ут белән көрәшүчеләр үз хезмәте һәм хәвефсезлек чаралары турында сөйләде. Ветеринария хезмәтенең бердәм һәм тату коллективы да безнең укучыларыбызны якты йөз белән каршы алды. Ә ашыгыч медицина ярдәме өлкән фельдшеры Н. В. Тәхәветдинова тәүгеләрдән булып ярдәмгә килүче, сәламәтлегебез генә түгел, кайвакыт гомеребез дә бәйле булган изге һөнәр иясе – ашыгыс медицина ярдәме фельдшеры Д. У. Хисамова белән очрашу үткәрде. Тарих укытучысы З. З. Ибәтуллина балаларны мәктәбебез тарихы, аны тәмамлаган билгеле якташларыбыз, истәлекле урыннар белән таныштырды.
Мәктәп лагеренда үткән бу көннәр балаларда мәңге онытылмас тәэссоратлар калдырды. Алар күп нәрсәгә өйрәнде, сәламәтлекләрен ныгытты. Ата-аналарның балалары өчен оештырылган яхшы ял өчен рәхмәт белдерүләре безнең өчен зур куаныч булды.
Светлана ТАГАЕВА,
лагерь җитәкчесе.
Лагерьда үткән һәр көн балаларда онытылмас тәэссоратлар калдырды.
Читайте нас: