Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Яхшы ял оештырган өчен рәхмәтлебез

Кызым Кристина һәм булачак вожатый, оныгым Тимурның һәркөнне иртән Пионерлар йортындагы лагерьга ашыгуын, анда уздырган көннәре турында ярышып сөйләүләрен күрү бик куанычлы булды.

Кызым Кристина һәм булачак вожатый, оныгым Тимурның һәркөнне иртән Пионерлар йортындагы лагерьга ашыгуын, анда уздырган көннәре турында ярышып сөйләүләрен күрү бик куанычлы булды.


Уку әсбапларын, мәктәп формасын читкә куеп торып, өч ай буена кояшта, дуслар белән аралашып ләззәтләнергә була. Җәен барлык ата-ананың да балаларын диңгезгә җибәрү яки өйдә аларның актив ялын оештыру мөмкинлеге юк. Ә без моның әмәлен таптык. Балаларыбызның бер көннәре дә бушка үтмәде, мавыктыргыч һәм кызыклы булды. Алар өчен төрле спорт чаралары, сабантуй, дискотека, талантлар конкурсы, иҗади остаханәләр эшләде, алар анда күңелләренә һуш килгән эш белән шөгыльләнде, Стәрлетамакка аттракционнар паркына бару, Корсак елгасына сәяхәт, мәчеткә, чиркәүгә кызыклы экскурсияләр оештырылды.

Пионерлар йорты директоры Надежда Александровна Самойловага балаларыбызның ялын яхшы оештырганы өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Шулай ук лагерь җитәкчесенә, тәрбиячеләргә һәм, әлбәттә, вожатыйларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, алар балаларга бәхетле мизгелләр генә бүләк итеп калмады, ә йөрәк җылысы белән дә уртаклашты.


Гөлнур ИВАНОВА.
Читайте нас: