Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Башкорт теле елы
27 Января 2020, 17:00

"Башкорт теле - дәүләт теле"

Мәгълүм булуынча, 2020 ел Бөтендөнья башкортлары корылтае тарафыннан Башкорт теле елы дип игълан ителде, бу башлангычны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та хуплады.

Мәгълүм булуынча, 2020 ел Бөтендөнья башкортлары корылтае тарафыннан Башкорт теле елы дип игълан ителде, бу башлангычны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та хуплады
Башкорт теле елы кысаларында район-шәһәрләрдә бихисап чаралар үткәрү планлаштырыла. Һәр ай аерым юнәлешкә багышлана, аның кысаларында тематик дәресләр, иҗади бәйгеләр, фестивальләр үтә. Гыйнвар ае "Башкорт теле - дәүләт теле" исеме астында үтә. Төп игтибар оештыру эшләренә, вывескалардагы грамматик хаталарны табу һәм төзәтүгә, Бәйләнештә социаль челтәрендә территориаль
корылтайларның аккаунтларын булдыруга, башкорт телендә социаль реклама һәм баннерлар әзерләүгә юнәлтелә.
Район хакимиятендә үткән видеоселектор киңәшмәсендә дә шушы хакта сүз барды. Видеоконференцияне Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе Эльвира Аетколова алып барды. Ул корылтайның 2019 елдагы эш йомгаклары, «Аек авыл» конкурсының республика этабы һәм шушы арада үтәчәк мөһим кичәләр-очрашулар турында да бәян итте.
Район корылтае башкарма комитеты рәисе Закуан Әхмәтов әйтүенчә, бездә Башкорт теле елын үткәрү буенча чаралар планы эшләнә, мәгариф, мәдәният бүлекләре, авыл биләмәләре белән берлектә төрле чаралар үткәрү планлаштырыла.
Читайте нас