Үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре Раевка гимназиясенең 4нче һәм 5нче сыйныф укучыларын “Урал батыр эпосын укыйбыз” I төбәкара акциясендә катнашырга чакырды.
Китапханәчеләр балалар өчен фольклор сәгате оештырды. Укучылар бу көнне чәчәннәр, кобаерлар турында бик күп кызыклы мәгълүмат белде. Башкорт халкының бай авыз-тел иҗаты үрнәкләрен, шулай ук Урал батыр эпосының бер вариантын язып алган Мөхәммәтша Буранголов турында сөйләделәр.
Әлшәй җире билгеле чәчән исеме белән тыгыз бәйле. Үткән гасырның 30нчы елларында М. Буранголов авылыбызның башкорт мәктәбендә әдәбият дәресләре укыткан, шулай ук фольклор түгәрәге алып барган, анда балалар халык иҗатын, авыллар тарихын, җир-су атамаларын зур кызыксыну белән өйрәнгән.
Арытабан чарада катнашучылар “Урал батыр” халык эпосы” дигән видеофильм карады. Акциядә башкорт теле укытучылары - Гөлназ Габдулла кызы Кашапова укучыларны эпосның кыскача төп мотивлары белән таныштырды, ә Рәмзия Шакир кызы Зарипова аны кызыклы мәгълүматлар белән тулыландырды.
Чара ахырында укучылар Регина Кадыйрова һәм Илнар Гарифуллин туган телдә эпостан өзек укыды.
үзәк китапханәнең туган якны өйрәнү бүлеге мөдире.