Район мәдәният сараенда “Үрнәкле башкорт гаиләсе” онлайн-конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы үтте.
Республика конкурсының муниципаль этабы “Етегән” башкорт бәйрәме кысаларында уза, оештыручылар әйтүенчә, бу бәйге балаларында милли рух тәрбияләгән, әдәп-әхлакны өстен куйган, милли йолаларны үстергән, башкорт мәдәниятен югары дәрәҗәгә күтәргән иманлы гаиләләрне ачыкларга ярдәм итә.
Сәхнәгә беренче булып Яңа Кыпчак авылыннан “Оста гаилә” номинациясендә җиңү яулаган Сәмигуллиннар күтәрелде. Гаилә башлыгы Сабит Салават улы заманында “Октябрьнең 50 еллыгы” исемле колхозның ал бирмәс, намуслы механизаторы була, тормыш иптәше Зәлия Марат кызы почтада эшли. Колхозлар беткәч, үзебезнең фермер хуҗалыгын ачтык, бүген 200 гектар җиребез, үз техникабыз бар, күпләп мал асрыйбыз, кош-корт тотабыз, умартачылык белән дә шөгыльләнәбез, ди алар. Чынлап та, бу эшчән, тырыш гаиләгә карап сокланмау мөмкин түгел. Зәлия Марат кызы халкыбызның борынгы кәсепләрен дәвам итеп, палас суга, бәйләм бәйләргә, күкрәкчәләр ясарга да өлгерә. Төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый. Сәмигуллиннар бер кыз, ике ул тәрбияләп үстергән, бүген инде оныкларына үзләре белгәнне өйрәтеп, яшьләргә, балаларына матур үрнәк булып торалар. “Балаларыбыз белән бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп, бөтен эшне дә бергә башкарып яшибез”, – ди Сәмигуллиннар.
Яңа Сәпәш авылыннан Котлызамановлар исеменә дә бик күп мактау сүзләре яңгырады бу көнне. Алар “Гаилә кыйммәтләре“ номинациясендә билгеләп үтелде. Гаилә башлыгы Әхнәф Әхәт улы - авыл хуҗалыгының төрле тармакларында намуслы эшләп, Русия һәм Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыклары наградаларына лаек булган хезмәт ветераны, милли көрәш буенча Русиянең спорт мастеры, сабантуйларда, төрле ярышларда бил бирмәс батыр. Хуҗабикә Наилә Галимҗан кызы - өч дистәдән артык гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган хөрмәтле укытучы. Котлызамановлар утыз сигез ел бергә тату гомер итә, баһадирдай өч ул тәрбияләп үчтергәннәр, алты онык-оныкасына хәстәрлекле картәти-картәни дә плар. Оясында ни күрсә, очканында шул була, ди халык мәкале. Котлызамановларның балалары да баһадирлар тәрбияләнгән затлы нәселдән булуын онытмый, буыннар бәйләнешен югалтмый, гаилә кыйммәтләрен саклап яшәргә тырыша. Әхнәф абый үзләренең шәҗәрә агачы белән таныштырды, көчле, моңлы тавышы белән башкорт халык җырын да башкарды .
Тагы да бер матур, тату, тырыш, үрнәкле башкорт гаиләләренең берсе Кыпчак-Аскар авылында яши. “Иҗади гаилә” номинациясендә лаек булган Әхмәтовлар җыр-моңга гашыйк, авылда гына түгел, район күләмендә үткән бернинди мәдәни чара да алар катнашлыгыннан башка узмый, дисәң дә хата булмас, мөгаен. Гаилә башлыгы Фәрвәз Сәрвәр улының кулыннан килмәгән эш юк, балта остасы, төзүче дә күңелләрне җилкендереп, өздереп уйнаучы оста гармунчы да ул. Кыпчак-Аскар мәдәният йорты мөдире булып эшләүче тормыш иптәше Фәнзилә Хәлим кызы белән 32 ел тату гомер итәләр, өч бала тәрбияләп үстергәннәр, картәти-картәни булырга да өлгергәннәр.
Сәхнәгә җиңүчеләрне бүләкләү өчен мәдәният бүлеге җитәкчесе, район башкортлары корылтае рәисе урынбасары Миргасыйм Әкимбәтов “Үрнәкле башкорт гаиләсе” бәйгесендә җинү яулаган гаиләләргә изге теләкләр җиткереп, аларга почет грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Башкорт рухын, моңын саклап, халкыбызның матур традицияләрен югалтмый, тырышып дөнья көткән, булдыклы да, сәләтле дә замандашларыбызга конкурсның төбәк этабында да уңышлы чыгыш ясауларын телибез.