Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Башкорт теле елы
13 Ноября 2020, 06:49

Сәхнәдә – янә “Һылыуҡай”

Егерме сигез еллык тарихы булган бердәнбер этник матурлык конкурсы быел беренче тапкыр Бөтенрусия дәрәҗәсендә узды.

Егерме сигез еллык тарихы булган бердәнбер этник матурлык конкурсы быел беренче тапкыр Бөтенрусия дәрәҗәсендә узды.
Катнашучыларның кастингы Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Казан һәм Самара, Сарытау һәм Курган, Чиләбе һәм Екатеринбург, Пермь, Ырынбур һәм Соргот шәһәрләрендә үтте. Республика тугыз зонага бүленде, һәрбер зонада сайлап алу туры узып, җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.
Бәйгенең шартлары үзгәрмәде – 16 яшьтән 25 яшькә кадәрге, буе 165 сантиметрдан да ким булмаган кызлар катнашты анда. Аларның башкорт телендә иркен сөйләшүе, башкорт халкы тарихын һәм мәдәниятен белүе, табигый матурлыгы, сөйкемлелеге мөһим иде. Шушы сыйфатларга ия кызлар үзләре белән таныштырырга, биергә яки җырларга, сәхнәдә үз-үзен тоту сәләтен күрсәтергә тиеш иде. Жюри шулай ук фотога төшә белү осталыгын да бәяләде.
Көньяк-көнбатыш зонасыннан катнашучылар өчен, анда безнең район да кергән, сайлап алу туры Октябрьский шәһәрендә үтте. Монда Әлшәй гүзәлләренең данын Кармыш авылыннан 16 яшьлек Эльвина Җангирова яклады. Эльвина М. Буранголов исемендәге башкорт лицеенда 10 сыйныфта укый, биергә, чәчкәләр үстерергә ярата. Сайлап алу турында ул беренче урын алды.
Уфа шәһәрендә үткән бәйгенең икенче турында “Һылыуҡай-2020” финалистларын билгеләделәр. Монда республиканың тугыз зонасыннан гран-при һәм беренче урын яулаучылар көч сынашты, төбәкләрдәге сайлап алу турында җиңүчеләр дә катнашучылар исемлеген тулыландырды. Кызганычка каршы, егерме финалист исәбенә Эльвина эләкмәде. Сылукай таҗына ия булучының исеме 3 декабрьдә билгеле булачак. Башкорт гүзәлләренең Бөтенрусия “Һылыуҡай-2020” конкурсы җиңүчесе төп приз – автомобиль белән бүләкләнә.
Хәтерегезгә төшерәбез, ике ел рәттән башкорт сылукае исемен безнең Әлшәй кызлары – Чебенле авылыннан Әлфинә Кашапова (2018 ел) һәм Кармыштан Ләйлә Шәкүрова (2019 ел) яулаган иде.
Ә Эльвина Җангировга уңышлар һәм яңадан-яңа үрләр телибез, чөнки 16 яшьтә барысы да алда әле!
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Кармыш сылукае Эльвина Җангирова.
Читайте нас