Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Башкорт теле елы
11 Декабря 2020, 07:53

“Көчле дә ул, бай да, ягымлы да...”

Республикабызда дәүләт теле дә булган башкорт телен үстерү һәм һәм саклауга узып барган 2020 елда зур игътибар бүленде.

Республикабызда дәүләт теле дә булган башкорт телен үстерү һәм һәм саклауга узып барган 2020 елда зур игътибар бүленде. Бөтендөнья башкортлары корылтае башлангычы һәм республика Башлыгы Радий Хәбировның хуплавы белән 2020 ел Башкорт теле елы дип игълан ителде.
Ел программасы чагу вакыйгаларга бай булды, һәр ай аерым бер юнәлешкә багышланды, аның кысаларында башкорт телен үстерү, халык йолаларын һәм гореф-гадәтләрен тергезүгә юнәлтелгән фәнни-гамәли конференцияләр, тематик кичәләр, конкурслар, осталык дәресләре, концертлар, интернет-проектлар һәм башка чаралар үткәрелде.
Эпидемиологик хәлгә бәйле, бөтен республикадагы кебек үк, безнең районда да чаралар башлыча онлайн форматта узды.
Район мәктәпләрендә Башкорт теле елы кысаларында тематик дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар, викториналар, әдәби-музыкаль композицияләр, интеллектуаль уеннар үткәрелде. Әлшәй укучылары иҗади проектларда, “Мин башҡортса һөйләшәм” видеороликлар конкурсында, билгеле башкорт шагыйрьләренең шигырьләрен яттан сөйләү бәйгеләрендә, мәктәп фольклориадасында аеруча актив катнашты. Яшь сүз осталары шулай ук башкорт теле буенча төбәкара олимпиадада, Киекбаев, Халиков, Гарипов, Мостай, Бикбаев, Т. Гарипова укуларында, совет дипломаты Кәрим Хәкимовның тууына 130 ел тулуга багышланган интернет-викторинада уңышлы чыгыш ясады.
Әлшәйлеләр башкорт теленнән быел беренче тапкыр онлайн форматта үткән Халыкара диктантта да белемнәрен сынап карады. Акциядә укучылар, студентлар, ата-аналар, агинәйләр, җитәкчеләр, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре актив катнашты. Район мәдәният сараенда “Үрнәкле башкорт гаиләсе” район онлайн-конкурсы җиңүчеләрен - милли йолаларны кадерләп саклаучы, халык кәсепләрен тергезүче, балаларын да милли рухта тәрбияләүче Котлызамановлар, Сәмигуллиннар һәм Әхмәтовларның гаиләләрен тәбрикләделәр. Ә Милли кием көнендә, апрель һәм сентябрь айларында, “Милли киемдә фоторәсем”, “Башкорт милли киемен бөтен дөньяга күрсәт!” флешмобларына бик күп әлшәйлеләр актив кушылды.
Башкорт теле елында “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында”гы законны тормышка ашыру буенча район хакимияте каршындагы комиссия дә бихисап эшләр башкарды. Терминология төркеме әгъзалары вывескаларның, рекламаларның, мәгълүмати белешмәләрнең һәм юл күрсәткечләренең дөрес язылышын тикшерү максатында Раевка, Шафран һәм Аксен авылларында рейдлар оештырды. Шунысы да әһәмиятле, комиссия әгъзалары оешма җитәкчеләре һәм шәхси малтабарлар арасында аңлату эше алып бара, аларга методик ярдәм дә күрсәтә.
“Бәйләнештә” социаль челтәрләрдәге төркемендә “Әлшәй районы башкортлары корылтае” төркеме булдырылды, анда Башкорт теле елында районда узган чаралар яктыртылып барды. Үткән елга йомгак 14 декабрьдә, быел рәсми рәвештә икенче тапкыр билгеләнеп үтелгән Башкорт теле көнендә ясалачак.
Резеда ХӨСӘЕНОВА.
Башкорт халкының милли киеме кабатланмас бизәкләре белән таң калдыра.
Читайте нас