Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Белдерүләр
30 октябрь 2019, 02:00

Җылылык өчен яңача түлибез

Соңгы арада редакциягә җылылык өчен түләү квитанцияләреалган кешеләр бик күп шалтырата.

Соңгы арада редакциягә җылылык өчен түләү квитанцияләре алган кешеләр бик күп шалтырата. “Ни өчен түләү арткан?” – дип аптырый алар. Бу сорауга аңлатма бирүен үтенеп без район хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалыгы секторы баш белгече Альбина САЛИХОВАга мөрәҗәгать иттек.
-Эш шунда, 2018 елның 28 сентябрендәге БР Хөкүмәте Карары нигезендә 2019-2020 елда җылыту мизгеле башлану белән республиканың барлык муниципаль берәмлекләре җылылык өчен түләүнең яңа ысулына күчә. Хәзер без ел әйләнәсенә түгел, “1/8” дип аталган схема буенча, җылыту мизгелендә генә түләячәкбез. Җылылык энергиясен исәпкә алу гомумйорт приборы (ОДПУ) булганда, җылылык счетчиклары күрсәткечләре буенча күпме кулланудан чыгып башкарылачак. Бер сүз белән әйткәндә, бер айда күпме куллангансың, шунса түләргә кирәкл. Әгәр исәпләү приборы булмаса, түләү тарифлар буенча республика Дәүләт комитеты билгеләгән нормалардан чыгып исәпләнә.
2020 елның беренче кварталында җылылык энергиясен исәпләү буенча гомумйорт приборы (ОДПУ) булган күп фатирлы йортлардагы торак һәм торак булмаган фатирларның милекчеләре һәм йорт хуҗаларына 2019 елда җылылык өчен түләүгә төзәтмәләр кертелә. Ә 2021 елдан “1/8” схемасы кулланылып, төзәтмә кирәк булмаячак.
Районда өч оешма үзәкләштерелгән җылыту системасы белән шөгыльләнә. Әгәр яңа түләүгә күчү буенча сорауларыгыз туса, “кызу линия” телефоннарына шалтырата аласыз.
Раевка авылында - “Әлшәй җылылык челтәрләре” җәмгыяте – 3-04-62 (9 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр, 14 сәгатьтән 18 сәгатькәчә). Шафран авылында – “Шафран” шифаханәсе – 2-53-88, 2-55-47 (8 сәгать 30 минуттан 13 сәгатькәчә, 14 сәгатьтән 17 сәгатькәчә), Ким авылында – Аксен агросәнәгать колледжы – 3-62-48 (8 сәгать 30 минуттан 12 сәгатькәчә, 13 сәгатьтән 16 сәгать 45 минутка кадәр).
Ирина ВЛАДИМИРОВА әзерләде.
Фото:Яндекс
Читайте нас: