2019 елның 9 декабреннән шәһәрләребез арасында турыдан-туры тимер юл элемтәсе яңартыла. Бу хакта Башкортстанның транспорт буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә. Уфадан Казанга пассажирлар 347нче «Уфа - Санкт-Петербург» поезды белән Ульяновскига һәм аннары 125нче «Самара - Казан» поезды белән бара алачак. Уфадан китү вакыты - 11:57, Казанга барып җитү вакыты - 6:20. Юл 20 сәгать 23 минутка исәпләнгән .