Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Белдерүләр
5 декабрь 2019, 14:55

Кәефме? Бәйрәмчә!

Декабрь тулысынча үз хокукларына керде.

Декабрь тулысынча үз хокукларына керде. Ниһаять, җир өстен ап-ак кар каплады, дөрес, әлегә кар күп түгел, ләкин бөтен җирдә кыш сулышы сизелә. Тиздән Яңа ел бәйрәме җитәчәк һәм аңа әзерлек тулы куәтендә алып барыла.
Традицион Яңа ел чыршылары мәйданнарда лаеклы урын алды, боз шәһәрчекләрен төзү башланды, район хакимияте башлыгы карары белән бәйрәм чаралары планы расланды. Күп кенә урыннарда матур төсләр белән балкыган гирляндалар эленде, әлшәйлеләр биналарны, йортларны бизи башлады.
Ә районда авыл биләмәләре, предприятиеләр һәм оешмалар арасында Яңа ел мәйданчыкларын иң яхшы бизәүгә “Яңа ел кәефе” дип аталган конкурс игълан ителде. 10 декабрьдән 24 декабрьгә кадәр узачак ярышта предприятиеләр һәм оешмалар биналарының алгы ягын, агачларны гирляндалар белән бизәү буенча – “Яңа ел серпантины”, шәхси йортларны бизәү буенча – “Минем йортымда – Яңа ел”, авыл биләмәләре арасында “Минем тылсымлы кышкы авылым” номинацияләре каралды. Ә җиңүчеләрнең исемнәре 31 декабрьдә Раевка авылының Совет мәйданында район Яңа ел чыршы бәйрәмен ачу тантанасында игълан ителәчәк.
Фото: Яндекс
Читайте нас: