Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Белдерүләр
10 декабрь 2019, 11:25

Балалар бакчасы өчен түләү арта

2020 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасы өчен түләүнең уртача күләме аена 1677 сум булачак.

2020 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасы өчен түләүнең уртача күләме аена 1677 сум булачак. БР Мәгариф министрлыгының боерыгы 9 декабрьдә рәсми порталда басылды:

"Башкортстан республикасы территориясендеге дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларында балаларны караган һәм тәрбияләгән өчен айлык түләүне уртача 1677 сум итеп билгеләргә», — дип язылган документта.

"Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бер ел элек 2019 елга айлык түләү 1617,2 сум күләмендә билгеләнгән булган.
Ата-аналар балалар бакчасы өчен түләүләр өчен компенсация алу хокукына ия. Әйтик, бер бала йөрсә, компенсациянең күләме түләнгән сумманың 20 процентын тәшкил итә. Ике бала булса, 50 процент; өч һәм аннан да күбрәк балалары булганнар 70 процент компенсациягә алу хокукына ия.

Бар нәрсәгә хаклар күтәрелгәндә балалар бакчасына түләү бәяләренең артуы сенсация тудырмас, әлбәттә. Чөнки аның, беренче чиратта, азык-төлек кыйммәтләнү, балалар бакчасы хезмәткәрләренең эш хакын арттыру чыгымнары белән бәйле булуы аңлашыла.
Читайте нас: