Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Белдерүләр
19 декабрь 2019, 15:00

2020 елда Русиядә 8 кыска эш атнасы көтелә

2020 елда Русиядә 8 кыска эш атнасы көтелә.

2020 елда Русиядә 8 кыска эш атнасы көтелә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Кыскартылган эш атналары гыйнвар, февраль, март, апрель, май, июнь һәм ноябрь айларында планлаштырыла. Яңа ел каникуллары тәмамланганнан соң эш атнасы ике көннән генә торачак, алдагысы февраль ахырына туры киләчәк, анда дүрт көнлек эш атнасы (25-28 февраль) көтелә.
Моннан тыш, март аенда икенче эш атнасы да дүрт көннән генә торачак, шулай ук апрель ахырында 1 Майны бәйрәм итәр алдыннан эш атнасы бер көнгә кыскарак булачак.
Майда беренче эш атнасы ял көннәрен (шимбә, 4 гыйнвар һәм якшәмбе, 5 гыйнвар) күчерү хисабына 6сыннан 8 майга кадәр дәвам итәчәк, алдагы атна да Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү сәбәпле кыскарак булачак.
Тагын бер кыска эш атнасы Русия көнен бәйрәм итү аркасында июнь аена туры киләчәк. Алдагы кыска эш атнасы ноябрьдә көтелә, анда 2 һәм 3 ноябрь, шуннан соң 5 һәм 6 ноябрь эш көннәре булачак.
2020 елда беренче эш көне пәнҗешәмбегә, 9 гыйнварга туры килә.
Читайте нас: