Барлык яңалыклар
Белдерүләр
30 декабрь 2019, 12:55

Яңа елдан табибка язылу кагыйдәләре үзгәрә

Тар белгечләргә үз теләгең белән эләгеп булмаячак.

ар белгечләргә үз теләгең белән эләгеп булмаячак.

Башкортстанда Яңа елдан тар белгечлек табибларына язылу тәртибе үзгәрәчәк. 1 гыйнвардан кардиолог, невролог, эндокринолог, гастроэнтеролог һәм пульмонолог кебек табибларга бары тик участок терапевты юлламасы буенча эләгергә мөмкин булачак.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова оператив киңәшмәләрнең берсендә әйтүенчә, тар белгечләр пациентларның теләге буенча кабул итми — бу Медицина ярдәме күрсәтү турындагы положениедә 2012 елда ук язылган булган. Пациентны кардиолог, невролог, эндокринолог, гастроэнтеролог һәм пульмонолог кебек табибларга, күрсәткечләре булганда, терапевт кына яздыра ала.

Элегрәк бу кагыйдәгә пациентлар да, медучреждениеләр дә игътибар итмәгән, шуның аркасында Сәламәтлек саклау министрлыгы зур чиратлар һәм озак языла алмау буенча күп шикаятьләр алган. Күрәсең, Яңа елдан башлап поликлиникалар таләпләрне үтәргә карар иткән. Бу хакта алдан ук пациентларны кисәтә башлаганнар — регистратураларда тиешле белдерүләр дә пәйда булган. Фото: Vaomos.news. Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: