Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Белдерүләр
3 апрель 2020, 17:40

Ялдан – “больничный”га

Чит илдән кайтканнарга мотлак ике атна өйдә торырга – хәтта авыруның билгеләре булмаган очракта да эшкә, дәваханәгә, магазинга йөрмәскә кирәк.

Чит илдән кайтканнарга мотлак ике атна өйдә торырга – хәтта авыруның билгеләре булмаган очракта да эшкә, дәваханәгә, магазинга йөрмәскә кирәк. Ә эштә прогул булмасын өчен “больничный” кәгазе алырга кирәк. Бу турыда Раевка үзәк район дәваханәсенең медицина профилактикасы табибы Любовь ЖУКОВСКАЯ сөйли:
-Ничек “больничный” ачарга? Телефон аша. Эшкә яраксызлык кәгазе дистанцион рәвештә поликлиникада, икенче илдән кайтуны раслаган һәм авырган кеше белән аралашу фактлары ачыкланган очракта бирелә.
Чит илдән кайткан гражданнар һәм алар белән бергә яшәгән кешеләргә 14 көн дәвамында өйдә карантинда утырырга һәм кемнәр белән аралашканын хәбәр итәргә тиеш. “Больничный” сәламәтлек торышына карамастан авырмаган кешеләргә дә биреләчәк. Әгәр дә сезнең белән гаиләгезнең берничә әгъзасы кайтса,”больничный”ларны барсына да бер заявка буенча ачачаклар. Игътибар итегез, сезнең белән чил илгә бармаган, әмма сезнең белән бергә яшәгән кешеләргә дә өйдә утыру режимын күзәтү мотлак.
Әгәр дә өйдә утырган вакытта үзегезне начар тойсагыз, кичекмәстән күптән түгел чил илдән кайтуыгызны хәбәр итеп, өегезгә ашыгыч ярдәм яки табибны чакыртыгыз. Иң мөһиме – поликлиникага бармаска!
Фото: dddkursk.ru
Читайте нас: