Әлшәй хәбәрләре
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Белдерүләр
21 Май 2020, 11:25

Мәктәптә укулар кайчан тәмамлана?

Бүген бу сорау, беркайчан да булмаганча, көнүзәк.

Бүген бу сорау, беркайчан да булмаганча, көнүзәк. Аңа ачыклык кертүне сорап, без район мәгариф бүлеге җитәкчесе З. Ә. Чуповага мөрәҗәгать иттек.
- Районның барлык белем бирү оешмалары, элеккечә, дистанцион режимда эшли. Уку елы, алдан әйтелгәнчә, 1-4нче сыйныфлар өчен – 22 майда, 5-11нче сыйныф укучылары өчен 29 майда тәмамлана, - дип билгеләде Зилә Әхмәт кызы. – Шулай ук 12 майдан ата-аналары эшкә чыккан бөтен балаларга балалар бакчасындагы дежур төркемнәрдә урын бирелә. Дежур төркемгә кертү өчен ата-аналарга балалар бакчасы җитәкчесенә ирекле формада гариза язарга, баланың сәламәтлеге турында белешмә тапшырырга кирәк.
Республика Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, eрта махсус һәм югары уку йортларында уку, кагыйдә буларак, 1 июльгә кадәр тәмамлана. Ләкин кайбер белем бирү учреждениеләрендә уку планына бәйле датаның күчерелүе ихтимал.
Гәзит нәшер ителгәндә, Русия Мәгариф министрлыгы тугызынчы сыйныфлар өчен рус теле һәм математика буенча мотлак йомгаклау имтиханнарының үткәрелмәве турында белдерде. Ә 11нче сыйныф укучылары өчен БДИ тапшыру 8 июньнән соңрак вакытка күчерелде.
Читайте нас: