Әлшәй хәбәрләре
+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Белдерүләр
17 ноябрь 2020, 14:25

“Апимондия” конгрессы күчерелә

Дөньядагы катлаулы эпидемиологик хәл тормышыбызга бик күп үзгәрешләр кертте.

Дөньядагы катлаулы эпидемиологик хәл тормышыбызга бик күп үзгәрешләр кертте. Башкортстанда быел июль аенда үтергә тиешле зур чара – VI Бөтендөнья фольклориадасы да 2021 елга күчерелде. Бөтенрусия халык исәбен алу да кичектерелде. Чиратта – “Апимондия” конгрессы.
«Апимондия» халыкара умартачылар ассоциациясе федерациясенең 47нче конгрессы Уфа шәһәрендә 2021 елның көзендә узгарылырга тиеш иде. Планетаның төп умартачылар форумын үткәрү эстафетасы Стамбул шәһәрендә Русиягә 2017 елда ук тапшырыла. Аны үткәрү өчен ул вакытта Дания, Сербия һәм Словения көрәшә. Русия җиңеп чыга, ә конгрессны кабул итү хокукына республикабызның башкаласы ия була
Шушы көннәрдә «Апимондия» халыкара умартачылар ассоциациясе федерациясенең 47нче конгрессы башкарма комитеты видеоконференция форматында узган утырышында умартачылык форумын 2022 елга күчерү турында карар кабул итте.
Читайте нас: