Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Безнең интервью
3 Ноября 2020, 11:25

Без кулга ияләштергәннәр өчен үзебез җаваплы

Билгеле француз язучысы Антуан де Сент-Экзюпериның бу фәһемле сүзләре бүген дә көнүзәк

Билгеле француз язучысы Антуан де Сент-Экзюпериның бу фәһемле сүзләре бүген дә көнүзәк
Күпләребезнең ваемсызлыгы аркасында бүген йорт хайваннары урамда кала һәм һәм төрле йогышлы авырулар таратучы буларак җәмгыятькә хәвеф белән яный. Бу мәсьәләне ничек хәл итәргә? Әлшәй район ветеринария станциясе җитәкчесе Х. К. Шәрипов белән әңгәмәбез шул хакта.
-Хәлил Кадыйрович, район авылларында булганда, Раевка урамнарыннан үткән чакта еш кына сукбай этләргә очрыйсың. Алар арасында бик усаллары да бар, мөмкин кадәр аларны урап үтәргә тырышабыз. Аеруча өлкәннәрдән башка үзләре генә иртән иртүк мәктәпкә ашыгучы һәм кичен дәресләрдән соң өйләренә кайтучы балалар өчен хәвефләнәбез. Өстәвенә, хәзер караңгы бик иртә төшә.
-Чынлап та, сукбай, хуҗасыз этләр һәм мәчеләр күбәйде, кичә генә алар хуҗаларына кирәк булса, бүген инде бу җан ияләре турында берәү дә кайгыртмый. 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән “Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт” турындагы Федераль закон мондый хайваннарны якларга, аларга карата мәрхәмәтле булырга, шулай ук гражданнарны ерткыч хайваннардан саклауны тәэмин итеүгә юнәлтелгән.
-Соңгы вакытта сукбай хайваннарның колакларында биркалар булуына игътибар итәсең, зинһар, аңлатып китегез әле, бу ни өчен кирәк?
-“Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турында”гы закон караучысыз калган хайваннарга мөнәсәбәтнең яңа тәртибен карый: хәзер аларны тотарга һәм приютларга урнаштырырга кирәк. Анда йорт хайваннарын паразитлардан дәвалыйлар, котыру чиренә каршы прививка ясыйлар, стерильләштерәләр, махсус чип куялар һәм кайда тотканнар, кире шул урынга җибәрәләр. Бер сүз белән әйткәндә, бирка – ул хайванның электрон паспорты. Чипка килгәндә исә, ул бернинди дә аллергия тудырмый һәм башкача алынмый. Хайванны тоту һәм кире җибәрү процессы видеога төшерелә һәм тикшерү органнары өчен башка кирәкле документлар белән бергә саклана.
Моңа кадәр хуҗасыз этләрнең санын көйләү һәм алар арасында таралган йогышлы чирләрне киметү өчен аларны атсалар, хәзер бу тыелган.
--Әгәр дә эт усал икән, аны тотҡаннан соң кире иреккә җибәрергә ярыймы? Аның кешегә ташлануы, тешләве дә ихтимал бит...
-Кешеләргә хәвеф белән янаучы хайваннар гомерләре беткәнче дәүләт карамагындагы приютта калдырыла. Аларны үтерергә ярамый. Бик нык чирләсәләр генә йоклата торган дару бирергә мөмкин.
--Сукбай хайваннар белән хәлләр азырак ачыкланды. Ә үзләренең йорт хайваннарыннан баш тартканнар белән нәрсә эшләргә соң?
- Тагын бер кат хәтерегезгә төшереп үтәсе килә: без кулга ияләштергән җан ияләре өчен җаваплы. Сукбай хайваннарның саны артуы - кешенең ваемсызлыгы, җавапсызлыгы нәтиҗәсе ул, йорт хайванын тәрбиягә алырга уйлагач, нинди җаваплылык алуыбызны без яхшы аңларга тиешбез. Кызганычка каршы, күп мәчеләр һәм этләр хуҗаларына кирәксез, иске уенчык кебек, уйнап туйганнан соң урамда калалар. Законда анык итеп язылган, хайваннан баш тарткан яки арытабан аны тәрбияләү мөмкинлеге булмаган очракта хуҗа аны яңа хуҗага яки приютка тапшырырга тиеш.
Тагын бер мөһим момент: әгәр һәр йорт хайванының хуҗасы аны стерильләштерү турында уйлана икән, берничә елдан сукбай, караучысыз этләр һәм мәчеләр турында онытырга мөмкин булачак.
- Хәлил Кадыйрович, «Барлык җәнлекләр» программасы турында да әйтеп үтегез әле, ул нидән гыйбарәт?
- Бу хайваннарның үзенә күрә бердәм дәүләт базасы, ул идентификация номерлары булган теркәү-хисап мәгълүматын үз эченә ала. Аның буенча йорт хайванының хуҗасы турында бөтен кирәкле мәгълүматны белергә мөмкин. Әгәр хуҗа йорт хайванын планлы вакцинацияләү турында онытса, программа аңа бу хакта үз вакытында хәтеренә төшерәчәк. Үзеңнең йорт хайваныңны югалткан яки теркәлгән чит хайванны тапкан очракта, ветеринария клиникаларында һәм приютлардагы «югалганнар»ның гомуми мәгълүмат базасы ярдәмендә, шулай ук «Хайванны эзләү» сервисыннан файдаланырга мөмкин. Хайваннарны тәрбияләү кагыйдәләрен үтәмәгән очракта хуҗаны җаваплылыкка тарттыру мөмкинлеге бар. Әйткәндәй, законда язылган таләпләрнең берсе - хуҗаларның үз хайваннары өчен җаваплылыгын арттырып, беренче чиратта хайванны идентификацияләү, ягъни чиплау яки биркалау ысулы белән номер бирү, ә аннары «Барлык җәнлекләр» хайваннарны теркәүнең бердәм программасына кертү.
Күпләрне борчый торган икенче мәсьәлә - хайваннарны урамда йөртү. Ул мотлак гражданнарның хәвефсезлеген тәэмин итү шарты белән гамәлгә ашырылырга тиеш. Автомобиль юлын аша чыкканда, гомуми кулланылыштагы биналарда, күпфатирлы йортларның ишегалларында, балалар һәм спорт мәйданчыкларында хайванның ирекле, контрольсез йөрү мөмкинлеген булдырмау кирәк. Йорт хайваннары хуҗалары гомум кулланыштагы территорияләрдә йөргәндә эт-мәчеләре булган урынны чиста калдырырга бурычлы. Һәм, әлбәттә, усал этне борынчыксыз һәм баусыз йөртү тыела. Күпме йорт хайванын тоту мәсьәләсе хуҗаның санитар-эпидемиологик таләпләргә һәм нормаларга туры килә торган тиешле шартларны тәэмин итү мөмкинлегеннән чыгып билгеләнә.
- Бездә сукбай этләр һәм мәчеләр кимер, ә йорт хайваннары хуҗалары дусларына карата миһербанлырак булыр дип өметләнәбез. Ә Сезгә, Хәлил Кадыйрович, эчтәлекле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.
Ирина Владимирова әңгәмәләште.
Фото: https://pixabay.com/
Читайте нас