Әлшәй районында кооперация хәрәкәтен беренчеләрдән булып хуплап чыккан «Исток» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы 2017 елда хуҗалык итүнең кече формадагы 10 предприятиесен берләштереп төзелгән. Бүген “Исток” җәмгыятенең уңышлы үрнәгенә, тәҗрибәсенә карап күп фермерлар кооперативларга берләшә башлады.
Беренче кооперативны авыл хуҗалыгы вәкилләренең ихтыяҗыннан ерак торган кеше - Петр Иванович Николаев оештырган. Ул бөтен гомерен яраткан энергетик һөнәренә багышлаган, кырык ел электр челтәрләренең баш инженеры булып эшләгән.
- Миндә авылда яшим, шуңа бүген андагы халыкның күбесенең мал асрап көе күреүен яхшы беләм. Әмма еш кына аларның, бигрәк тә район үзәгеннән читтә яшәүчеләрнең, продукциясе сату буенча проблемалары килеп туа. Ә бит бу табигый, тәмле һәм файдалы азык, - ди Петр Иванович.
Кооператив төзегәндә килеп туган беренче авырлык, ул - кешеләрнең күмәк хуҗалыкка ышанмавы, икеләнүе, ди малтабар.
Бәхеткә күрә, аңа шәхси абруе ярдәм итә, район фермерлары аны баш инженер булып эшләгәннән үк яхшы белә, күбесе белән шәхсән таныш була. Шулай фикердәшләр табылган. Кооператив рәисе тәү чиратта «ЕвгИрина» җәмгыяте җитәкчесе булган улына зур өметләр баглый. Предприятие инде берничә ел уңышлы эшләп килә һәм ул җитештергән ярымфабрикатлар, балык һәм ит ризыклары базарда ныклы урын алган. «ЕвгИрина» җәмгыяте Әлшәйдә генә түгел, күрше районнарда һәм Уфада да билгеле, 2016 елда алар “Башкортстан продукты” билгесенә лаек булган. Димәк, «Исток» җәмгыятенең продукция сатуда проблемалары булмас, дип уйлый Николаев, кооператив төзегәндә.
Әйе, хәзер авылда күпләр шәхси ярдәмче хуҗалык исәбенә яши, әмма сатып алу хакларының түбән булуы авыл халкы хезмәтенең бәясен төшерә. Ә кооперативка берләшкәч, бу мәсьәлә хәл ителә, чөнки продукциянең гомуми күләме исәбенә отышлырак хакка сатарга мөмкин. Кооператив гади авыл кешесенең тормышын да җиңеләйтте - үз продуктын сатуга вакыт сарыф итәргә, сатып алучының исәп-хисап ясаганын көтәргә кирәкми. Фермерлар алдында да яңа мөмкинлекләр ачыла.
- Фермерларга килеп туган төрле мәсьәләләрне үзләренә генә хәл итү катлаулы. Һәм монда, беренче чиратта, залог базасының җитәрлек, ә еш кына бөтенли булмавы аркасында күпләр акча алу җәһәтеннән кыенлыклар кичерә. Ә бу, үз чиратында, авылда бизнес өчен техника белән начар тәэмин ителү һәм җитештерүдә вак товарлылык кебек башка проблемалар тудыра. Мондый очракларда фермерлар өчен кооперативларга берләшү отышлы, - ди Петр Иванович.
Башта кооператив эшчәнлегенең төп юнәлеше сөт җыю була. Пайчылар берләшеп, сөт ташу машинасы, ике сөт суыткыч сатып ала, алар өчен мәйданчык булдыра. 2018 елда җыелышта гражданнар инициативаларына нигезләнгән керемле проектларны гамәлгә ашыру программасы буенча грант алуга документлар тапшыру турында карар кабул ителә. Әлшәй авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең инициативасы хуплана - тиздән "Исток" җәмгыяте сөт эшкәртү буенча технологик җиһазлар сатып алу өчен өч миллионлык грантка ия була. Әлеге сумманың бер өлешен, якынча 700 мең сумны - үзләре салган. 2019 елда алар авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә дәүләт ярдәме ала. 10,5 млн сум күләмендә бирелгән акчага сөт эшкәртү, сөт һәм каймак төргәкләү өчен җиһазлар сатып алынган.
Бүген кооперативта 25 пайчы - 17 крестьян хуҗалыгы, алты шәхси ярдәмче хуҗалык, җаваплылыгы чикләнгән ике җәмгыять исәпләнә. Машина-трактор паркы ныгытыла: Газон-Некст автомобиле базасында ике сөт ташу машинасы, кооператив әгъзаларына хезмәт күрсәтү өчен «Кировец» К-700 тракторы, әзер продукцияне ташу өчен рефрижератор сатып алынган. Быелгы сентябрь ае кооператив тарихына тагын бер үзенчәлекле дата белән кереп калачак - монда сөт кабул итү, суыту һәм эшкәртү өчен 320 кв. м мәйданлы производство бинасы файдалануга тапшырылды һәм сөт, каймак, эремчек, кефир кебек сөт ризыкларын «Родное село» маркасы астында чыгара башладылар. Продукция Уфа, Стәрлетамак, Дәүләкән шәһәрләре, Бишбүләк һәм безнең район магазиннарында сатыла.
«Исток» кооперативы ел ахырына кадәр сөт эшкәртүне тәүлегенә биш тоннага кадәр җиткерергә, сөт җитештерү күләмен арттырырга ниятли. Моңа ничек ирешергә. Иң башта кимендә 3 млн сум акча сарыф итеп, сөт юнәлешендәге сыер маллары сатып алырга һәм аларны кооператив әгъзаларына тапшырырга, шулай ук җитештерелгән сөт продукциясе ассортиментын киңәйтергә уйлыйлар.
Әмма иң мөһиме – беренче авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативын булдырып, авыл халкын бергә туплаган «Исток»җәмгыяте башка җитештерүчеләр өчен үрнәк булды. Бүген аларга карап районда өч кооператив төзелгән һәм тиздән тагын да берничә кооператив оештырылачак.
«Исток» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Петр Николаев.
Кооперативның беренче уңышлары да бар. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең «Безнең бренд» дип аталган III форумында “Исток” җәмгыятенә һөнәри осталык, тәкъдим ителгән экспозициянең көнүзәклеге, нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы дипломы тапшырылды. Ә «ЕвгИрина» җәмгыяте продукциясе - ысланган сельдь һәм скумбрия балыгы югары бәяләнеп, фестивальнең көмеш медаленә лаек булды.