Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
6 декабрь 2017, 02:00

Альбина Минеярова – Русиянең спорт мастеры

Спортчы кыз бу исемне Белгород өлкәсеннән алыпкайтты.

Альбина Минеярова – Русиянең спорт мастеры
Спортчы кыз бу исемне Белгород өлкәсеннән алып кайтты.
Стәрлетамак физик культура колледжы студенты, унҗиде яшьлек Альбина уңышлары белән безне куандырып тора. Әйткәндәй, монда үткән ярышларда яшь спортчыга берничә тапкыр уңыш елмайды. 1999 елгы һәм аннан кечерәк кызлар һәм егетләр арасында авыр атлетика буенча Русия беренчелеге дә искәрмә булмады. Башкортстан данын яклаган кыз 53 килограммга кадәрге авырлык категориясендә 140 килограмм күтәреп, алтынчы урынны алды һәм Русиянең спорт мастеры нормативын үтәде.
Раевка авыр атлетика мәктәбеннән тренерлар Наил Исламморатов, Рифат һәм Ришат Минеяровларның тагын да бер тәрбияләнүчесе, республика җыелма командасына кергән 10 сыйныф укучысы Руслан Моратхуҗин (башкорт лицее) ярышларда Русиянең спорт мастеры кандидаты исемен раслады.
Читайте нас: