Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
25 гыйнвар 2018, 02:00

“Керәшен суыклары” уңыш китерде

“А” вокаль-инструменталь ансамбле фестивальдә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

“А” вокаль-инструменталь ансамбле фестивальдә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды
Быел кышкы эстрада җыр һәм бию бәйрәме төбәкара статусы алды: анда республикабыздан гына түгел, шулай ук Мәскәү, Самара, Чиләбе шәһәрләреннән, Пермь өлкәсеннән талантлы башкаручылар катнашты. Иң моңлы, иң талантлы, бер сүз белән әйткәндә, иң яхшы исеме өчен 300дән артык артист көч сынашты.
Һәр елны иҗади яшьләр көтеп алган зур мәдәни вакыйга уртасында Әлшәй музыкантлары – Раевка авылы социаль-мәдәни үзәгенең халык вокаль-инструменталь ансамбле дә булды. Безнең коллективның чыгышын көчле алкышлар белән каршы алган тамашачылар гына түгел, жюри әгъзалары да югары бәяләде. Инструменталь ансамбльләр арасында “А” төркеме иң яхшысы булды – Бөре шәһәреннән ул “Эстрада музыкасы” номинациясендә җиңеп, I дәрәҗә лауреат дипломын алып кайтты.
-“Керәшен суыклары”нда катнашканыбыз булды, ләкин мондый уңышка беренче тапкыр ирештек, - ди төркем җитәкчесе Флүр Шәрипколоп. – Бөредә узган фестиваль – тәэссоратлар, хис-тойгылар, аралашу һәм яңа танышлар гына түгел, шулай ук осталык дәресләре, иҗат кешесе өчен ниндидер дәрәҗәдә тәҗрибә туплау да ул.
Үзенчәлекле исемле бу ансамбль йолдызы Әлшәйнең музыкаль күгендә егерме ел элек кабынды. Егетләр үзләре әйтүенчә, репертуарда җиңел рок та, эстрада музыкасы да бар, әмма башлыча алар төркем җитәкчесе һәм солисты Флүр Шәрипколов язган җырларны башкара. Әйткәндәй, фестивальдә дә аның “Синең туган көндә яңгыр” һәм “Минем матурым”җырлары башкарылды. “А” төркемендә озак еллар барабанчы Сергей Тырин, бас-гитарачы Денис Михайлов, ул шулай ук җырлар да яза һәм соло-гитарачы Руслан Мусин чыгыш ясый. 2004 елда төркемгә халык коллективы исеме бирелде, ул бүген дә бу исемне горур йөретә.
Озайлы репетицияләр һәм йокысыз үткән төннәр кебек, “Керәшен суыклары” да артта калды. Музыкантларга киләчәктә дә бик күп чагу һәм уңышлы чыгышлар һәм, әлбәттә, тамашачы сөюен телибез.
Рәсемдә: “А” төркеме музыкантлары.
Читайте нас: