Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Без барыбыз да “ЙОЛДЫЗЛАР”!

Әлшәй спортчылары “Башкортстан йолдызлары” фестиваленнән лаеклы наградалар белән кайтты.

Әлшәй спортчылары “Башкортстан йолдызлары” фестиваленнән лаеклы наградалар белән кайтты.
Уфаның 5нче спорт мәктәбендә чын мәгънәсендә кызыклы һәм мавыктыргыч ярышлар узды. Анда республиканың төрле шәһәр һәм авылларыннан, шулай ук безнең районнан да спортчылар җыелды. Алар аэробика, степ-аэробика һәм хип-хоп буенча үз осталыгын күрсәтте. Катнашучылар арасында беренче тапкыр килүчеләр дә, күп наградаларга ия тәҗрибәле спортчылар да бар иде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, барлык командалар да Башкортстан Республикасының Спорт аэробикасы һәм фитнес-аэробика федерациясенә керә.
Менә соңгы әзерлек күнекмәләре үткәрелә, малайлар һәм кызлар катлаулы спорт комбинацияләрен кабатлый. Чарада биш яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк балалар катнашты.
Ниһаять, дәртле музыка яңгырый. Төрле номинацияләрдәге катнашучылар үз яшь категориясендә бер-бер артлы мәйданчыкка чыга. Төз буйлы спортчы кызлар искиткеч нәзакатлелек һәм осталык күрсәтеп, сәхнәдә чын йолдызлар кебек чагу балкыды.
Тамашачылар хип-хоп буенча чыгышларны да көчле алкышларга күмде. Степ-аэробика номинациясендә безнең дүрт команда да үз сәләтен лаеклы күрсәтте. Әлшәй “йолдызчыклары”, уңышлы чыгыш ясап, берьюлы бөтен наградалар комплектын - “алтын”, “көмеш” һәм өч “бронза” медаль яулады.
-Фитнес-аэробика – спортның ярыйсы гына катлаулы һәм иң яшь команда төрләренең берсе, ул тиз арада популярлык яулады. Фитнес-аэробикада спорт белән сәнгать берләшкән, - ди безнең җыелма команда тренеры Фидания Бакирова. – Ел кызларыбыз өчен бик яхшы башланды. Барлык бу наградалар – көндәлек ныкышмалы күнекмәләр үткәрү нәтиҗәсе.
Раевка спортчылары көндәшләре көчле булуга карамастан, почет пьедесталының иң югары баскычына күтәрелде. Җиңү аларга җиңел бирелмәде, әмма алар моңа һичшиксез лаек!

Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.

Читайте нас: