Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Бердәмлектә – безнең көч!

Балгаҗы авылыннан Хаҗиевлар гаиләсе «Гаилә – туган тел сакчысы» фестивале дипломына лаек булды. Чараны Бөтендөнья башкортлары корылтае оештырды.

Балгаҗы авылыннан Хаҗиевлар гаиләсе «Гаилә – туган тел сакчысы» фестивале дипломына лаек булды. Чараны Бөтендөнья башкортлары корылтае оештырды.
Бу бердәм һәм тату, эшсөяр һәм иҗади гаиләне районыбызда гына түгел, аннан читтә дә яхшы беләләр. 2016 ел азагында Хаҗиевлар кызлары Дилә, уллары Павел һәм Александр белән опекуннар (попечительләр), тәрбиягә бала алган патронат гаиләләрнең республика конкурсы призерлары булган иде. Узган елның апрель аенда Гөлфия Тимерҗан кызы һәм Дамир Тимерхан улы тагын да ике малайны, бертуган Даниил белән Тимофейны үз канаты астына алган!
Фермер хуҗалыгы тоткан, умартачылык белән шөгыльләнгән Хаҗиевлар фестиваль күргәзмәсендә үз хуҗалыкларында җитештерелгән азык-төлекне тәкъдим итте. Ә «Без башкортча сөйләшәбез» гаилә визит карточкасында Александр, башкорт телендә үзе иҗат иткән шигырен укып, тамашачыларны таң калдырды. Әйткәндәй, рус малайларының барысы да башкорт телен яхшы белә.
“Бердәмлектә – безнең көч!”, - ди Хаҗиевлар горурланып. Тормышта иң мөһиме мәрхәмәтлелек, изгелек һәм хәстәрлек булуын үз үрнәгендә исбатлаган бу гаиләнең яшәү девизы менә шундый.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА әзерләде.
Рәсемдә: Гөлфия һәм Дамир Хаҗиевлар уллары Александр һәм Даниил белән.
Читайте нас: