Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Гүзәлләрнең гүзәле син!

Мәртәбәле бәйгедә Гран-при бүләгенә Әлшәй районыннан Әлфинә Кашапова лаек булды. Быел кыш тиз генә бирешергә уйламаса да, яз һәм яшьлек барыбер үзенекен итә: күңелләргә җылылык өсти, кәефләрне күтәрә, гүзәллеккә тантана итәргә мөмкинлек бирә. Республиканың иң гүзәл башкорт кызлары 21 февральдә үк башкалабызга җыелган иде инде. Нәкъ шушы көнне ел саен үткәрелеп килүче “Һылыукай-2018” бәйгесенә әзерлек башланды.

Мәртәбәле бәйгедә Гран-при бүләгенә Әлшәй районыннан Әлфинә Кашапова лаек булды.


Быел кыш тиз генә бирешергә уйламаса да, яз һәм яшьлек барыбер үзенекен итә: күңелләргә җылылык өсти, кәефләрне күтәрә, гүзәллеккә тантана итәргә мөмкинлек бирә. Республиканың иң гүзәл башкорт кызлары 21 февральдә үк башкалабызга җыелган иде инде. Нәкъ шушы көнне ел саен үткәрелеп килүче “Һылыукай-2018” бәйгесенә әзерлек башланды.


Кызлар бер ай буе Уфаның иң абруйлы отельләренең берсендә – “Азимут”та яшәде, анда алар өчен барлык шартлар тудырылды. Сылулар махсус диета буенча тукланды, тренажер залларында шөгыльләнде, белгечләр белән осталык дәресләре үтте. Алай гына да түгел, төп бәйге алдыннан алар берничә мавыктыргыч турда сәләтләрен күрсәтте, бихисап тәэссоратлар алды. Мәсәлән, Шүлгәнташ мәгарәсенә, Республика перинаталь үзәгенә экскурсияләрдә булды, хәтта республиканың иң тирән бассейнында су астында йөзү бәхетенә дә иреште.

Финалга ике көн кала сылукайлар журналистлар белән очрашты. Балакатай, Кыйгы, Куергазы, Бишбүләк, Әлшәй, Бөрҗән, Авыргазы, Зианчура районнарыннан, Уфадан, хәтта Мәскәү шәһәреннән килгән 16-24 яшьлек 12 кыз матбугат, телевидение, жюри вәкилләре алдында сынау тотты. Сылулар биргән җаваплардан шулар аңлашылды: бирегә укытучы, филолог, табиб, музыка белгече, геофизик, эколог, галимә кебек һөнәрләрне максат итеп сайлаган кызлар җыелган икән. Алар “матурлык” төшенчәсен кешенең эчке дөньясының камиллегендә, ягымлы булуда, елмая белүдә күрә.

Әлбәттә, һәрберсе матур гына түгел, сәләтле дә. Җомга, 23 мартта, “Башкортостан” концерт залында үткән финалда алар барлык осталыкларын күрсәтте. Алар иҗат иткән челтәрләр, такмаклар, җыр-биюләр тамашачыны әсир итте. Тырышлыклары бушка китмәде, чөнки бәйгене оештыручылар (Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, “Башкортостан” телерадиокомпаниясе белән берлектә “Bashkirian Beauty” студиясе) һәм иганәчеләр сылукайларга яхшы бүләкләр әзерләгән иде.

“Һылыукай-2018” титулына Әлшәй районыннан 20 яшьлек Әлфинә Кашапова лаек булды. Аңа Гран-при бүләге – “Лада Гранта” автомобиле тапшырылды. Авиация техник университетының өченче курсында укучы бу кыз “Мисс Матбугат” номинациясендә дә беренчелекне яулады.

Зианчура районыннан Назгөл Әюпова “Мисс Елмаю” номинациясендә беренче урын яулады һәм диплом белән бүләкләнде. “Мисс “Тамыр” номинациясендә – Балакатай районыннан Илзира Әсмәндиярова, “Мисс Камиллек” номинациясендә Бишбүләк районыннан Эльвина Газизуллина җиңүче дип табылдылар. Моннан тыш, тагын 8 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде.


Ләйсән Якупова.

"Кызыл таң" гәзитеннән.





Читайте нас: