Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
6 апрель 2018, 02:00

Туктаусыз эзләнүләр һәм иҗат юлында

Эльза Шевяхова “Рус теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” республика конкурсы җиңүчесе булды

Эльза Шевяхова “Рус теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” республика конкурсы җиңүчесе булды.
Эльза Шамил кызы Раевка 4нче мәктәбендә 29 ел рус теле һәм әдәбияты укыта. Ул - эшенә бөтен күңелен биргән талантлы педагог.
Һөнәри осталыгы, иҗади сәләте һәм эшсөярлеге укытучыга яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә, аларның күрсәткече булып дәүләт йомгаклау аттестациясендә югары баллар һәм укучыларының төрле чараларда уңышлы чыгыш ясаулары тора. Мәсәлән, рус теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында - алты призер, әдәбият буенча “Альфа” төбәкара олимпиадада – өч призер, рус теле буенча Гагарин кубогы республика вузара ачык олимпиада призеры, рус теле буенча халыкара олимпиада призеры, “Тере классика” бөтенрусия шигырь сөйләүчеләр конкурсының республика этабында – өч призер һәм җиңүче, “Ломоносов укулары” бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе призерлары шушы казанышлар исәбендә.
1999 елдан рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район методика берләшмәсенә җитәкчелек иткән Эльза Шамил кызы укыту процессында белем бирү сыйфатларын күтәрүгәдә заманча педагогик технологияләрне куллануны пропагандалый, шулай ук балаларда мөһим әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә дә зур игътибар бүлә. Мисал өчен, “Тере хәтер. Тарих шәхесләрдә” авторлык проекты кысаларында якташлар, шул исәптән шагыйрь Шамил Анак, Советлар Союзы Герое П. Ф. Щербаков, рәссам В. А. Тишин, билгеле галим-фольклорчы И. Е. Карпухин, укытучы В. Я. Кабашуров һәм башка соклангыч кешеләр турында бай материал әзерләнде.
Эльза Шамил кызы һөнәри осталыгын даими камилләштерә, республика семинарларында, конференцияләрдә, рус теле һәм әдәбияты укытучыларының халыкара форумында, Мәскәү дәүләт университеты бөтенрусия җәйге мәктәбендә катнаша. Ул эзләнүләр һәм иҗат юлында.
Сәләтле педагог күңел күтәренкелеген саклап калуга, башкаларны гаҗәпләндерү осталыгына ничек ирешә? Җавап гади – үз һөнәреңне ярату, балалар белән бөтен күңелеңне салып эшләү, аларга уңышка ирешергә ярдәм итү һәм үз көченә ышаныч уяту. Эльза Шамил кызы әйтүенчә, “Минем төп бурычым – кешеләрне, тормышны яратырга өйрәтү һәм үз-үзеңә ышаныч тойгысын югалтмау кирәклеген җиткерү. Әгәр балалар моны аңласа, алар фәнни ачышлар да ясар, шигырьләр иҗат итәр, сәхнәдә билгеле артистлар кебек оста итеп уйнар һәм тормышта уңышлы шәхесләр булыр...”
Ә бит чын Укытучы нәкъ менә шундый нәтиҗәгә омтыла да инде.
З. ЧУПОВА,
мәгариф бүлеге баш инспекторы.
Читайте нас: