Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Даими күнекмәләр уңыш китерә

Элек авыр атлетика белән шөгыльләнгән 24 яшьлек Раевка егете Игорь Репш хәзер түшәтмәдә түгел, ә көрәш келәмендә хәрби самбо буенча наградалар яулый.

Элек авыр атлетика белән шөгыльләнгән 24 яшьлек Раевка егете Игорь Репш хәзер түшәтмәдә түгел, ә көрәш келәмендә хәрби самбо буенча наградалар яулый.
Раевка авыр атлетика мәктәбенең титуллы штангачыларының берсе балачактан спорт белән мавыга. Хоккей уйный, бокс, авыр атлетика белән шөгыльләнә. Тәбәнәк буйлы 14 яшьлек малай сәгатьләр буе күнекмәләр залыннан чыкмый, тренерлары Рифат Миңнеяров һәм Раил Исламморатов җитәкчелегендә чираттагы авырлык категорияләрен яулый һәм көннән-көн осталыгын арттыра. Шәхси рекордлары аңа яңадан-яңа үрләр яуларга ярдәм итә.
Мондый ныкышмалылык атлетка Русиянең спорт мастеры исемен алу, Башкортстан һәм Идел буе федераль округы беренчелегендә, Русия яшьләре спартакиадасында җиңеп чыгу мөмкинлеге бирә. Әгәр Игорь беренче тапкыр 56 килограмм авырлык категориясендә җиңү яуласа, соңрак супер авырлыкта ярышта катнашып, ыргым ысулы белән 155 килограммлы һәм этәреп 185 килограммлы штанганы күтәрүгә ирешә.
Аграр университетка укырга кергәч, егет хәрби самбо һәм катнаш сугышчан спорт төрләре белән җитди мавыга башлый. Быелгы яз көрәшче өчен аеруча уңышлы булган – ул Санкт-Петербургта кагыйдәләрсез алыш буенча ачык турнирда җиңүгә ирешкән. Ә күптән түгел Уфада хәрби самбо буенча республика беренчелеге һәм Кубогы абсолют җиңүчесе булган.
Тиздән Игорь Новосибирскида хәрби самбо буенча Русия Кубогына ярышларда Башкортстан намусын яклаячак. Бу бәйгедә дә якташыбыз сынатмасын, аңа тик уңышлар гына телибез.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Игорь Репш.
Читайте нас: