Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Белем үрләренә әйди ул

Люция Ислам кызы Павлова менә 40 ел инде көн саен укучыларына йөрәк җылысын, күңел назын өләшә.

Люция Ислам кызы Павлова менә 40 ел инде көн саен укучыларына йөрәк җылысын, күңел назын өләшә.
Әтисе, сугыштан күкрәгенә орден-медальләр тагып кайткан капитан да, һәрвакыт, балаларым, укыгыз, белем алырга тырышыгыз, дигән. Ул бигрәк тә сөекле кызларын укытучы һөнәрен сайларга өнди. Әтиләренең теләге кабул була. Бүген инде Рәмзия - рус теле һәм әдәбияты укытучысы, ә Люция Аксен мәктәбендә укыганда ук үзенә җиңел бирелгән математиканы сайлый. Почет Билгесе орденлы Магнитогорск дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң ул бер ел Отрада авылында эшли, аннары Воздвиженка мәктәбенә күчә һәм бүгенге көнгә кадәр шунда хезмәт сала. Математика укытучысы, директорның тәрбия эше буенча урынбасары һәм менә унберенче ел инде мәктәп директоры булып эшләгән мөгаллимә, республиканың халык мәгарифе отличнигы, Русия гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре Л. И. Павлованың тормыш юлы менә шундый.
-Бу еллар эчендә төрле авырлыклар да очрады, лаеклы уңышлар да булды, әмма һәрвакыт коллегаларым, тату коллективыбыз уртак тел табып эшләдек. Алар белән тагын да уңышлырак эшлисе, яңа үрләр яулыйсы, белем һәм тәҗрибәмне башкалар белән уртаклашасы килә. Игътибарлы һәм искиткеч җаваплы, үзенә дә, башкаларга да таләпчән мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Тимерхан улы Солтанголов, районыбызның мәктәп директорлары да һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Слактан Раушания Мәхмүт кызы Хәбибуллина, Тавричанка авылыннан Рәмил Әмин улы Хафизовлар белән тыгыз аралашып, килеп туган мәсьәләләрне бергәләшеп хәл итәбез, - ди Люция Ислам кызы. – 72 укучының 10сы быел тугызынчы сыйныфны тәмамлады. Без алар өчен бик дулкынланабыз, уй-хыялларының тормышка ашуын телибез.
Берүк вакытта укытучы да, мәктәп директоры вазыйфасын да башкаруы җиңелме икән? Һәрвакыт мәктәбе, укучылары турында кайгырткан Люция Ислам кызы иртәсен дә, кичен дә үзенә “Тагын нәрсәләр эшләргә кирәк?” дигән сорауны бирә. Барлык мәшәкатьләр, кабул ителгән карарлар аның иңенә төшә, чөнки коллективы өчен дә, укучылары өчен дә ул җаваплы. Тирән белемле, башкалар язмышына битараф булмаган ярдәмчел, үрнәк алырлык талантлы укытучыны ата-аналар да, коллегалары да, укучылары да хөрмәт итә. Люция Ислам кызы кебек үз эшен бирелеп башкарган педагоглар балаларны мәктәбен икенче туган йорты кебек яратырга өйрәтә. Бәлки шуңа да, белем учагын тәмамлаган укучыларның үзләренә күңел җылысын биргән укытучылары, аеруча мәктәп директоры белән саубуллашканда йөзләрендә моңсулык сизеләдер.
Люция Павлованың балалары да ачык күңелле, эшсөяр булып үсеп буй җиткергән. Гаиләсе белән район үзәгендә яшәүче улы Алексей фермер хуҗалыгы тота. Кызы Маргарита Туймазы шәһәрендә туризм үзәгендә өстәмә белем бирү педагогы булып хезмәт сала. Улы Артур да шунда яши, элемтә челтәре хезмәткәре булып эшли. Ышанычлы терәге – тормыш иптәше Сергей Александрович белән алар мәктәп елларыннан ук дус булалар, бүген дә бер-берсен аңлашып, тату гомер итәләр.
Тынгысыз хезмәт, эзләнүләр белән сизелми дә ел артыннан еллар уза. Быел күркәм юбилеен билгеләгән талантлы укытучыны хезмәттәшләре, яраткан укучылары, туганнары һәм якыннары ихлас тәбрикләп, бик күп изге теләкләрен җиткерде. Чын йөрәктән әйтелгән бу сүзләр Люция Ислам кызын киләчәктә дә илһамланып эшләргә әйди, балаларны җиңел булмаган белем дөньясыннан тормыш дигән биеклеккә алып барырга көч-дәрт бирә.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Воздвиженка мәктәбе директоры Л. И. Павлова.
Читайте нас: