Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
15 август 2018, 02:00

Ләйсән Үтәшевадан кием бренды

Ләйсән Үтәшева ире Павел Воля белән үзенең кием брендынбулдырган.

Яңа коллекция “Бөекләр һәм Сөеклеләр” дип атала. Ул урыс әдәбияты классигы Лев Толстой һәм атаклы урыс футуристы Владимир Маяковскийга багышланган.

Коллекция хатын-кызлар һәм ир-атлар свитшотыннан, футболка, чалбар һәм спорт костюмнарыннан тора. Киемнәрдә Толстой һәм Маяковскийның портретлары, аларның күренекле әйтемнәре сурәтләнгән.

Гаилә киләчәктә башка язучылар һәм шагыйрьләр дизайны белән дә коллекция чыгарырга планлаштыра. Әмма Ләйсән һәм Павелның иҗатын сөючеләргә бу коллекция бик охшап бетми, чөнки ул караңгы төсләрдә була. Бәя ягыннан да бик кыйммәт. Мәсәлән: спорт костюмы – 10690 сум, свитшот – 6690 сум, ә футболка 3690 сумга төшә. Шуңа күпләр аны сатып алудан баш тарта. Әмма Павел Воля сыйфатлы кием берничек тә арзан була алмый дип саный.



Фото: pixabay.com

“Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: