Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
8 ноябрь 2018, 02:00

Айгиз Сәламов – республиканың иң яхшы студент-комбайнчысы

Быелгы уракта югары нәтиҗәләргә ирешкән республиканың иң яхшы ун механизаторы исәбендә Кыпчак-Аскар авылы егете, аграр университет студенты Айгиз Сәламов та “Шевроле Нива” автомобиле белән бүләкләнде.

Булачак инженер-механик әле дүртенче курста укый. Балачагыннан ук техника белән мавыккан егет руль артына да бик иртә утыра. Айгиз Сәламовлар нәселендә беренче механизатор гына түгел. Аның картәтисе Хәлим Хәбир улы гомере буе колхозда тракторчы булып эшли. Айгизнең әтисе дә - Кыпчак-Аскар мәктәбе укытучысы Айтуган Хәлим улы авылның булдыклы ир-узаманнарының берсе. Ул да яшьтән үк колхоз басуларында хезмәт сала, мәктәпкә эшкә киткәч тә яраткан шөгылен ташламый, каникул вакытларында уракка чыга. Бүген инде улы белән үзенең пай җирләрен эшкәртә . Җәен улы белән авылдашларына печән хәзерләргә ярдәмләшә, ә кышын кырдан кибән тарттыра. Элек укытучы булып эшләгән Айгизнең бабасы Халит та җир эшкәртү белән шөгыльләнә.

-Былтыр мин Стәрлетамак районының “Салават” агрофирмасында производство практикасы үттем. Ул вакытта пресс-җыйгычлы тракторда эшләдем. Ә быел миңа “Акросс-530” комбайнын ышанып тапшырдылар. Барысы да кулдан килә, ялкауланмаска гына кирәк, - дип елмая Айгиз.

Егерме яшьлек егет 600 гектар мәйданда бөртеклеләр һәм кузаклы культуралар җыеп ала, 1857 тонна иген суктыра. Бу нәтиҗә белән Айгиз Стәрлетамак районы хакимияте үткәргән конкурста 35 яшькә кадәрге иген җыю комбайны операторлары арасында икенче урынны ала. “Мәгариф учреждениеләре студентлары арасындагы иң яхшы иген җыю комбайны операторы” номинациясендә җиңеп чыккан Айгизгә машина ачкычын Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров шәхсән тапшырган.

Айгиз Сәламов мондый бүләккә лаек булган беренче әлшәйле түгел. Былтыр Тавричанка авылыннан тәҗрибәле механизатор Владимир Филонов та аграрчыларның һөнәри бәйрәменнән “Урак батырына” дип язылган яңа “Шевроле Нива” машинасында кайта, ул да шулай ук Стәрлетамак районының фермер хуҗалыгында комбайнчы булып эшләгән. Владимир Степанович узган мизгелдә “Лида-1300” комбайнында 3240 тонна иген суктырган.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Айгизгә машина ачкычын шәхсән Радий Хәбиров тапшырган.

Фото “Башинформ” мәгълүмат агентлыгыннан алынды.
Читайте нас: