Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
8 ноябрь 2018, 02:00

Әлшәй аграрчылары- иң яхшылар исәбендә

Үткән атнада Уфада Конгресс-холлда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелышта алдынгы предприятиеләр һәм тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Алар арасында әлшәйлеләр дә бар.

Авыл хуҗалыгы производствосында югары казанышлары өчен “Заря” җәмгыяте (директоры Н. М. Әминев) Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Дипломы белән бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча иң яхшы предприятие буларак танылган “Раевсахар” җәмгыяте дә (генераль директоры С. Р. Байгуҗин) республика Хөкүмәте дипломына лаек булды.

“Раевка” сөтчелек фермасы мөдире Нурмөхәммәтов Флүр Тәлгать улы һәм “Раевсахар” җәмгыятенең чөгендер эшкәртү цехы җитәкчесе Фәтхетдинов Айрат Таҗелислам улы “Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәте өчен” билгесе белән бүләкләнде.

“Колос” агрофирмасы” җәмгыяте тракторчы-машинисты Гыймалетдинов Исраил Ильяс улына Башкортстан Республикасы Почет грамотасы тапшырылды.

“Раевсахар” җәмгыяте генераль директоры Байгуҗин Сергей Рәис улына һәм “Раевка элеваторы” җәмгыятенең элеватор җитәкчесе Әхмәтҗанова Фәрзәнә Чаян кызына “Башкортстан Республикасы азык-төлек индустриясенең атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

“Рассвет” җәмгыятенең дуңгызчылык комплексы технологы Моратов Динар Дамир улы “Һөнәре буенча иң яхшы” номинациясендә республика Хөкүмәте дипломына лаек булды.
Читайте нас: