Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
11 декабрь 2018, 02:00

Уйна әле, моңлы кураем!

Әлшәй егете Венер Сәйфетдинов Гата Сөләйманов исемендәге ачык республика курайчылар конкурсында җиңү яулады

Әлшәй егете Венер Сәйфетдинов Гата Сөләйманов исемендәге ачык республика курайчылар конкурсында җиңү яулады

Иҗади бәйге Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында узды, анда шушы югары уку йорты студентлары гына түгел, республиканың барлык музыка училищеларында белем алучылар да катнашты. Нәтиҗәдә жюри әгъзалары сәнгать институтының дүртенче курс студенты Венер Сәйфетдиновның чыгышын югары бәяләп, аңа Гран при тапшырды.

Бу бәйге якташыбыз өчен чын мәгънәсендә осталык мәктәбенә әверелде. Былтыр шундый ук чарада беренче урынны алган яшь музыкант бу юлы традицион музыкаль башкару кафедрасының өлкән укытучысы В. Р. Елкыбаев җитәкчелегендә иң югары осталык үрен яулауга иреште.

Венер Гәйнәямакта Ләйсән һәм Салават Сәйфетдиновларның өч балалы тату гаиләсендә туып-үсә. Авылда алтынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Бәләбәй шәһәрендәге башкорт гимназиясендә укуын дәвам итә. Егетнең киләчәге шунда хәл ителә дә инде – ул курай түгәрәгенә өстенлек бирә. Бер үк вакытта музыка мәктәбендә белем ала һәм арытабан Уфа сәнгать училищесына юл тота. Кулына диплом алган музыкант ерак Хабаровск өлкәсендә хәрби бурычын үтәп кайта. Ә аннары борынгы музыка коралында уйнау техникасын камилләштерү максатында сәнгать институтына укырга керә.

Бүген Венер зур тәҗрибә туплап өлгергән курайчы дип әйтсәк, хата булмастыр. Уфа авиация техник университетының “Айтуган” халык биюләре ансамбле составында быел җәй Испания һәм Португалия тамашачылары алдында чыгыш ясый ул. Әйткәндәй, аның белән гастрольләргә ут күршесе, аерылмас балачак дусты, талантлы җырчы һәм музыкант Дамир Ганиев та бара.

Конкурста җиңгән өчен бүләк ителгән милли башкорт киеме – җилән якташыбызга сәхнә чыгышларында бик килешеп тора. Венер институтта уку белән бергә Башкортстан дәүләт филармониясендә дә уңышлы эшләп йөри. Ул – популяр “Далан” эстрада төркеме курайчысы, аның күңелләргә үтеп керерлек сихри курай моңы республикабыз тамашачыларының гына түгел, күрше Татарстанның, Чиләбе, Самара, Ырынбур өлкәләре, Себер яклары җыр-моң сөючеләренең дә күңеленә хуш килде.

Гөрләп торган студент тормышы һәм тыгыз гастрольләр графигына карамастан, якташыбыз туган төяген дә онытмый. Күптән түгел ул үзешчән сәнгать осталары коллективларының “Чәчкә ат, туган Башкортстаным!” смотр-конкурсында авылдашлары белән бергә чыгыш ясады. Бу көнне район мәдәният сарае сәхнәсендә Венер Сәйфетдинов кулындагы курай әлшәйлеләр өчен аеруча сокландыргыч һәм искиткеч моңлы яңгырады, анда гүзәл Дим буйларының бөтен матурлыгы чагылып, чишмәләр челтерәве, кошлар сайравы, урман шаулавы ишетелгәндәй тоелды.

Зилә Вәлиуллина.

Венер Сәйфетдинов.

Автор фотосы.
Читайте нас: