Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
21 декабрь 2018, 02:00

Әй, Кыш бабай, йөргән Юлларың да пакь кына

Район үзәгенең Совет мәйданында традицион Яңа ел алды Кыш бабайлар һәм Карсылулар, ел символы һәм башка әкият геройлары парады узды.

Район үзәгенең Совет мәйданында традицион Яңа ел алды Кыш бабайлар һәм Карсылулар, ел символы һәм башка әкият геройлары парады узды.
Бу матур тамашада катнашучылар ролендә мәдәният учреждениеләре, мәктәп һәм балалар бакчалары, Пионерлар йорты хезмәткәрләре чыгыш ясады. Алар сәхнәдә үз костюмнарын күрсәтте.

Ә аннары барлык әкият геройлары чагу флешмоб оештырды, бу бәйрәм карнавалын өлкәннәр дә, балалар да сокланып карады. Хәтта узып баручылар да шулкадәр күп Кыш бабайлар белән Карсылуларның күңелле музыкага оста басып биюләрен гаҗәпләнеп күзәтте. Һавага бер-бер артлы төсле шарлар очты, әкият геройлары балаларга кәнфит таратты – кыскасы, һәр җирдә Яңа ел кәефе тантана итте.

Парадта катнашучылар авылның үзәк урамы буйлап үтте. Тамашачылар алар белән бергә төп урман сылуы һәм Кыш бабай резиденциясендә фотога төште. Бөек Устюг бездән еракта булса да, могҗиза тудырырга кем комачаулый! Бары тик аңа ышанырга, бер-береңә күбрәк шатлык өләшергә һәм тормыштан ямь табып яшәргә генә кирәк.

Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: