Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
15 гыйнвар 2019, 02:00

Кытайны да таң калдыра Әлшәй кызлары

“Сылукай-2018” республика матурлык конкурсы җиңүчесе Әлфинә Кашапова “”Матурлык илчесе” халыкара конкурсында Башкортстан данын яклады.

“Сылукай-2018” республика матурлык конкурсы җиңүчесе Әлфинә Кашапова “”Матурлык илчесе” халыкара конкурсында Башкортстан данын яклады.

Хәтерегезгә төшерәбез, узган елның март аенда Чебенле авылы кызы, Уфа дәүләт авиация техник университеты студенты Әлфинә Кашапова башкорт сылукае титулына һәм яңа автомобиль ачкычына лаек булды. Сылукай таҗы белән бергә ул Кытайда үткәрелгән халыкара матурлык конкурсында катнашу мөмкинлеге дә алды.

Маньчжуриядә узган “Матурлык илчесе” бәйгесенә Кытай, Монголоия һәм Русиядән алтмыш кыз җыелды. Финалга әзерлек өч атна дәвамында барды. Сылаукайлар күп санлы фотосессияләрдә, реклама роликларында, милли киемнәр күрсәтүдә һәм социаль акцияләрдә катнашты. Гаять зур финал шоуында Әлфинә самавыр белән башкорт биюен күрсәтеп, халыкара жюри һәм, әлбәттә, тамашачыларның күңелен яулады һәм “Топ талант” номинациясенә лаек булды.

-“Матурлык илчесе” минем өчен гади конкурс кына булмады. Ул бер үк вакытта сынау да, зур тәҗрибә дә, һәм, әлбәттә, яңа танышулар, хис-тойгылар, тәэссоратлар бүләк итте... Мин сөекле әти-әниемә, үзем шөгыльләнгән Bashkirian Beauty студиясенә, якыннарыма һәм дусларыма рәхмәтлемен. Шулай ук район хакимияте башлыгы Дамир Мостафинга финанс ярдәм күрсәткәне өчен аерым рәхмәтемне җиткерәм. Конкурска әзерләнгәндә төрле яктан ярдәм иткәне өчен Раевка авылының социаль-мәдәни үзәге художество җитәкчесе Тәнзилә Зариповага да зур рәхмәт.

Әлфинә Кашапова - Уфа дәүләт авиация техник университетының 4нче курс студенты. Кыз уку белән беррәттән модель эшчәнлегендә, халыкара, Русия һәм республика чараларында да уңышлы катнаша. Талантлы һәм тырыш кызга яңадан-яңа үрләр яулавын телибез!

Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: