Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Афәрин, егетләр!

“Дәрман” халык ансамбле ирләр вокаль коллективларының тәүге республика конкурсында уңышлы чыгыш ясады.

“Дәрман” халык ансамбле ирләр вокаль коллективларының тәүге республика конкурсында уңышлы чыгыш ясады. Чара Башкортстан Республикасының 100 еллык юбилеена багышланды. Аның максаты – ир-егетләрнең хорда һәм ансамбльдә җыр башкару традицияләрен саклау һәм популярлаштыру.
“Ир-егетләр нәрсә турында җырлый?” дип аталган иҗади бәйгедә республиканың 32 коллективы катнашты. Раевка авылының социаль-мәдәни үзәгеннән “Дәрман” халык ансамбле (җитәкчесе Алик Габделманов) “Ирләр вокаль ансамбльләре” номинациясендә I дәрәҗә дипломга лаек булды.
Фото: Яндекс
Читайте нас: