Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ак күбеккә батып, җилдәй җилеп, Чабып килә бәйге атлары...

Башкортстанның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Уфаның “Акбузат” ипподромында республиканың дүрт районы арасында “Терра Башкортостан” дип аталган тәүге ат спорты турниры узды.

Башкортстанның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Уфаның “Акбузат” ипподромында республиканың дүрт районы арасында “Терра Башкортостан” дип аталган тәүге ат спорты турниры узды.
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге аккаунтында Башкортстан халкын чарада актив катнашырга чакырды. “Башкорт өчен ат - эшче дә, яугир дә, байлык та...Әлбәттә, хәзер аның әһәмияте үзгәрде, әмма республикада атларны элеккечә бик яраталар. Меңнәрчә кеше безнең үзенчәлекле, чыдамлы башкорт токымлы атларны үрчетү белән шөгыльләнә. Без моңа мотлак ярдәм итәчәкбез һәм үстерәчәкбез. Безнең турнир, әлбәттә, рәсми түгел, атларыбыз дөнья рекордын да куймаячак, әмма мондый чара һәрвакыттагыча мавыктыргыч һәм кызыклы, - дип язды аккаунтында Радий Фәрит улы.
Халык чакыруны кабул итте. Җылы трибуналарда да, шулай ук ачык һавада да ат чабышларын карарга килүчеләр күп иде, бәйгенең беренче этабында Әлшәй, Дуван, Әбҗәлил һәм Баймак районнарыннан 40 сыбайлы катнашты.
Ул арада ипподром фойесында чарада катнашкан районнарның ярминкә-күргәзмәсе оештырылды, анда мәдәни-тарихи экспозиция, урындагы товар җитештерүчеләр продукциясе куелды, бәйрәм кунаклары аларны тәмләп карады һәм сатып алды.
Районыбызны социаль-мәдәни үзәк артистлары, Надежда Самойлова җитәкчелегендәге Пионерлар йорты педагоглары, балалар-үсмерләр спорт мәктәбеннән төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашкан данлыклы призерлар-авыр атлетлар, аталы-кызлы Альбина һәм Рифат Миңнеяровлар, малтабарлар Әнвәр Рәҗәпов, Ринат Зарипов һәм башкалар лаеклы тәкъдим итте.
Әлшәйлеләр район җитәкчесе Дамир Мостафин белән үзләренең күргәзмә-презентациясендә башкала хакимияте мэры Өлфәт Мостафинны кунакчыл каршы алды, спорт ветераны Сәүбән Таҗиев аңа урындагы халык осталарыннан бүләк тапшырды. Абруйлы кунакларга Руслан Ахуновның крестьян-фермер хуҗалыгыннан шифалы башкорт эчемлеге – кымыз тәкъдим иттеләр.
Әлшәй районында елкычылык малчылыкның төп тармакларының берсе булып тора. Бүген 3000 баш, шул исәптән авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 2000нән артык ат исәпләнә. Районыбыз республикада елкычылык буенча җиденче урынны били. Кымыз җитештерү буенча – дүртенче, ә Урал алды дала зонасында икенче урында тора. Фермерлар Р. А. Ахунов, Н. Ф. Галиәкбәров, Ф. Р. Әхмәтҗанов, А. Х. Гарифуллин, И. А. Заһретдинов иң күп ат тотучылардан исәпләнә. Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Наил Галиәкбәров ел саен төрле ат спорты чараларында катнаша. Бу юлы да аның юртаклары, шулай ук Раевка авылының балалар-үсмерләр спорт мәктәбе атлары бәйгедә катнашты. Тәүдә район вәкилләре чемпионны муниципалитет эчендә билгеләләп, сыбайлылар үз атларында ярышты. Аннары дүрт җиңүче һәм дүрт көмеш призер жирәбә салу нәтиҗәсендә эләккән “Акбузат” ипподромы атларында узышты.
Турнир кысаларында дүрт чабыш һәм дүрт заезд узды. Тәүге ат чабышында Әлшәй районыннан башкорт токымлы атлар – Шантай (сыбайлы Илнур Галиәкбәров), Ромашка (Рәмил Таһиров), Блэк (Антон Логачев), Багира (Алмаз Әхмәтҗанов), Карлугач (Илмир Зәйдуллин), Ветерок (Илдар Гаффанов), Грозный (Флорид Ильясов), Туган (Мөнир Еникеев) катнашты. Финиш сызыгына Ромашка беренче булып килеп җитте һәм ул Рәмил Таһировка җиңү китерде, аңа район хакимияте кубогы тапшырылды.
Әлшәйләрдән соң ярышка Дуван сыбайлылары чыкты. Егетләрнең берсе аттан егылып төшкәч, күпләр “ах” итте, бәхеткә күрә, аңа әллә ни зыян килмәде...
Финал ярышы башланды. Анда беренче һәм икенче урыннарны алган сыбайлыларга жирәбә салу нәтиҗәләре буенча бөтенләй таныш булмаган атлар эләкте. 1400 метр арада сигез сыбайлы – һәр районнан икешәр спортчы ярышты. Дуван районы сыбайлылары Монах һәм Ак барыс кушаматлы айгырларда беренче һәм икенче урыннарны алды. Әлшәйдән Илнур Галиәкбәров белән Рәмил Таһиров өченче һәм дүртенче урыннарга чыкты. Мавыктыргыч бәйгене кызыксынып караган йөзләрчә тамашачы үз осталыгын күрсәткән һәвәскәр сыбайлыларны көчле алкышларга күмде.
-Финалга чыгу максатына ирештек. Сыбайлыларыбыз, яхшы әзерлек, һөнәри осталык күрсәтеп, лаеклы чыгыш ясады. Хәзер финалга әзерләнәчәкбез, - ди районның авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Флүр Солтанов.
Кызыл тасма юл буйлап яуланган наградасы белән призер-әлшәйле Илнур Галиәкбәров килә. Аны дуслары, танышлары, туганнары җиңү белән котлый. Улы Тимур да әтисе өчен бик шат. Кем белә, бәлки, үскәч ул да әтисе кебек ярышларда катнашыр. Чөнки ат спорты районда яхшы үсешә, урындагы власть ты моны хуплый, димәк, аның киләчәге өметле.
Республиканың эстрада йолдызлары да чыгыш ясаган елның иң мавыктыргыч вакыйгасы – зур мәдәният һәм спорт бәйрәме тәмамланды. Арельдә турнирның икенче этабы узачак. Башкортстан Башлыгы призына финал чабышлары быел октябрьдә узачак, анда Дуван районы җиңүчесе Илдар Нургалиев белән безнең призер Илнур Галиәкбәров та катнашачак. Уңышлар сиңа, Илнур!
“Терра Башкортостан”да катнашучы һәм ат чабышларын күзәтүче Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Бәйге призеры Илнур Галиәкбәров.
Мавыктыргыч финал.
Читайте нас: