Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
10 апрель 2019, 02:00

ПЛАСТИЛИНГА ҖАН ӨРҮЧЕ МАЛАЙ

Әлшәй районының Слак урта мәктәбендә бик сәләтле укучылар белем ала. Шундыйларның берсе — 1нче сыйныф укучысы Нияз Әбделвәлиев.

Әлшәй районының Слак урта мәктәбендә бик сәләтле укучылар белем ала. Шундыйларның берсе — 1нче сыйныф укучысы Нияз Әбделвәлиев.


Башлангыч сыйныфларның укытучысы Эльмира Саматова әйтүенчә, быелгы уку елыннан 3 нче сыйныф укучыларын беренчеләр белән кушып укыта башлаганнар. 3нче сыйныфта 6 укучы булса, 1нчедә алар 3 кенә бөртек: Нияз, Данияр һәм Энҗе. Ике сыйныф укучылары бик тиз дуслашкан. Алар барысы да бик тырыш, сәләтле балалар. Ә Ниязның исә башкалардан аерылып торган шөгыле бар. Ул пластилиннан төрле фигуралар, мультфильм персонажлары ясарга ярата. Һәр эшен берәмлекләп, җиренә җиткереп башкара. Аны пластилинга җан өрүче малай дип әйтергә дә була.Төрле мәктәп,район конкурсларында аның эшләре тиешле бәясен алып тора. Нияз укуда да бик тырыш. Матур яза, оста итеп рәсем төшерә. Сыйныфташлары да, белем бирүче укытучысы да оста куллы малай белән чиксез горурлана.
Читайте нас: