Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
15 апрель 2019, 02:00

Уку алдынгысы, үрнәкле яугир

Ерак Брянскида тимер юл гаскәрләрендә якташыбыз Нәфис Хәйретдинов армия хезмәтен үтә.

Ерак Брянскида тимер юл гаскәрләрендә якташыбыз Нәфис Хәйретдинов армия хезмәтен үтә.
Ватан алдындагы хәрби бурычын солдат намус белән башкара, бу турыда аның әти-әнисе Гөлназ Салих кызы һәм Флүр Кәрим улына часть командиры хәбәр иткән. “Улыгыз үзен үрнәкле һәм тәртипле яугир буларак күрсәтте. Ул хәрби бурычларын төгәл үти, үзенә ышанып тапшырылган корал һәм техниканы яхшы белә, һәр эштә тырышлык һәм осталык күрсәтә”,- диелә хатта.

Раевка егете, дипломлы белгеч, ул башкорт лицеен тәмамлаганнан соң Аксен агросәнәгать колледжында агроном һөнәрен үзләштерә, былтыр июль аенда хезмәткә алына. Уку йортын кызыл дипломга тәмамлаган Нәфис спорт белән дә шөгыльләнә, ярышларда катнаша, әти-әнисенә хуҗалыкта ярдәм итә, беренче сыйныфта укучы энесе Эмильга үрнәк булып тора.

Егет хәрби хезмәттә дә сынатмый, һәрвакыт әти-әнисенә, туганнарына һәм, әлбәттә, сөйгән кызына шалтыратып тора. Армиядән соң эшкә урнашырга, югары белем алырга дигән теләк белән яши. Тырыш солдатның бар уй-хыяллары да тормышка ашыр, дип ышанабыз.

Үз хәбәрчебез.

Нәфис Хәйретдинов.
Читайте нас: