Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Иң матур кызлар кайда? Әлшәйдә!

Менә икенче ел инде районыбыз чибәркәйләре “Һылыуҡай” подиумын яулый

Менә икенче ел инде районыбыз чибәркәйләре “Һылыуҡай” подиумын яулый


Хәтерегезгә төшерәбез, былтыр республика матурлык конкурсында Чебенле авылыннан Уфа дәүләт аграр техник университеты студенты Әлфинә Кашапова җиңеп чыккан иде. Ә быел “Һылыуҡай” таҗын Кармыш авылыннан М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының хореография факультеты студенты 19 яшьлек Ләйлә Шәкүрова яулады.



Бәйгедә тагын да бер Әлшәй сылуы, Чуракай авылыннан 21 яшьлек Башкорт дәүләт медицина университеты студенты Наилә Янбирдина да уңышлы чыгыш ясады. Ул икенче урынны алды. Моннан тыш, тавыш бирү йомгаклары буенча кызларыбыз түбәндәге номинацияләр буенча да җиңүче булды, Наилә – “Мисс Интернет”, ә Ләйлә “Милләт байлыгы” номинацияләре буенча билгеләнде.


Республиканың иң сылу кызы исеме өчен Башкортстанның төрле төбәкләреннән һәм Мәскәүдән килгән 12 кыз ярышты. Финалда “Һылыуҡай” конкурсының иң яхшы традицияләрен дәвам итеп, кызлар үз матурлыгын, артистларча осталыкларын, нәфислеген һәм нәзакәтлелеген генә түгел, иң мөһиме, туган телне сөюләрен, Башкортстан тарихын, мәдәниятен һәм әдәбиятен белүләрен дә күрсәтте.


Тәүге һәм иң мөһим – республикабыз оештырылуының 100 еллыгына һәм алда торган Бөтендөнья башкортлары корылтаена багышланган үзең белән таныштыру этабында кызлар туган республикабызны ничек чәчкә атучы төбәк итүгә бәйле күп кенә соклангыч идеяләре белән уртаклашты. Монда тирә-як мохитне саклау, авыл хуҗалыгын үстерү, урындагы җитештерүчеләргә ярдәм итү, республикада федераль дәрәҗәдәге югары уку йортлары ачу һәм башкалар турында презентацияләр дә булды. Башка бәйгечеләр арасында Ләйлә Шәкүрованың чыгышы кече туган илебезгә сөю белән сугарылган булуы белән аерылып торды.


“Мин Башкортстанда этнотуризмды үстерү турында хыялланам. Минем туган районымда урнашкан Сусактау республиканың табигый истәлекле урыннары исәбенә керә. Мин анда Башкорт йортын булдырырга һәм туристларны халык йолалары, уеннары, милли аш-су белән таныштырырга телим. Алар башкорт халкының асылын белү өчен бияләрне үзләре савып, кымыз әзерләп һәм бишбармак пешереп карасын иде. Мин һәр турист халкыбызның гореф-гадәтләрен үз итсен һәм: “Башкортстанга тагын киләчәкмен әле”, - дип әйтсен һәм һәркем башкортлар яшәгән җирне күрү турында хыяллансын өчен тырышачакмын”.

Тамашачылар катнашлыгында үткән интерактив конкурс зур кызыксыну уятты, анда һәркем бәйгедә катнашучыларга сорау бирә алды. Сылукайлар, әлбәттә, дефиле да күрсәтте.

-“Балачактан күңелемдә йөрткән хыялым тормышка ашты, – республиканың төп матурлык конкурсында Гран-при яуладым. Мин рухи яктан үземне көчлерәк тоя башладым, арытабан үсешү һәм яңа биеклекләр яулау теләге туды. Республиканың иң сылу кызы таҗын чын башкорт кызлары рухында намус белән йөртергә вәгъдә бирәм, - дип язды социаль челтәрләрдәге битендә Ләйлә Шәкүрова.


Әгәр былтыргы “һылыуҡай” Әлфинә Кашапова конкурс финалыннан өр-яңа автомобильдә кайтып китсә, быел исә Ләйләгә төп приз сыйфатында чит илдә тел буенча стажировка үтү сертификаты тапшырдылар. Әйткәндәй, илне һәм телне кыз үзе сайлый ала. Ләйлә үзе әйтүенчә, ул француз теле булачак.


Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: