Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Гасырларны ялгый палас җебе

Сабантуй мәйданында башкорт паласының “Гасырларны-гасырларга бәйләп” дип исемләнгән республика бәйрәме узачак.

Сабантуй мәйданында башкорт паласының “Гасырларны-гасырларга бәйләп” дип исемләнгән республика бәйрәме узачак.
-Палас сугуның бер кыенлыгы да юк, - ди Бәләкәй Акколай авылыннан Зәкирә апа Воронцова. – Башта сарык йонын эрләп, җеп әзерлибез, кайвакыт, әлбәттә, әзер магазин җепләрен кулланырга да туры килә, аннары кагәзьдә булачак бизәкне төшерәбез, станокны корабыз, аннары эшне башлыйбыз, тукталасы да килми, арка гына авыртмасын, - ди елмаеп, оста.
Зәкирә Хәлиулла кызының эшләрен Әлшәйнең палас сугучылары әйтүнчә, беркемнеке белән дә бутамассың. Һәр паласы искиткеч матур бизәкләре – серле геометрик фигуралар, символлар, сызыклар, йолдызлар һәм, әлбәттә, чагу төсләргә буялган җепләре белән сокландыра. Мондый кәсеп белән кызыксынуы әнисе Нәсыйха Морзагәрәй кызыннан күчкән. Ул хәтта 96 яшендә дә башкорт паласы конкурсларында һәм күргәзмәләрендә катнашкан.
Балачакта авылда һәр хатын-кызның палас сугуы истә калган. Авылда ул гадәти эш саналды, ди Зәкирә апа. - Без, дүрт кыз үстек, әниебез өйдән чыгу белән станок артына утыра торган идек. Артык “тырышлыгыбыз” һәм бизәкләрне бозганы өчен кайвакыт эләгә дә иде. Күршеләргә керсәң, анда да почмакта туку станогы тора. Үзебез дә сизмәстән анда да эшебезне “күрсәтә” идек, шулай итеп өйрәнгәнбездер инде...
Ә соңыннан боларның барысы да онытыла. Паласның да кирәге калмый. Бүген Зәкирә апай күчмә халык көнкүрешенең аерылгысыз өлеше булган бу борынгы кәсепнең яңадан тергезелүенә шатланып бетә алмый. Хәзер паласлар моннан ун ел элек картәниләребезнең сандык төпләрендә сакланган музей экспонаты түгел. Алар янә көнкүрешебезнең бер өлешенә әйләнде.
Бу кәсепкә Зәкирә Хәлиулла кызы кебек осталар җан өрде, дисәң дә хата булмас. Ул гына да түгел, бүген аның тугыз яшьлек оныкасы Кристина белән алты яшьлек оныгы Артем да станок артында утыра. Әгәр моңа кадәр алар картәниләре сатып алган бәләкәй уенчык станокта эшләсәләр, хәзер чынлап палас сугып карарга телиләр.
-Бер станок артында өч остага кысык булыр. Улымнан балалар өчен уңайлырагын ясап бирүен сорадым. Әйдә, осталыкларын арттырсыннар, - ди Зәкирә апа чираттагы паласын башлап.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Акколайдан палас сугу остасы Зәкирә Воронцова.

Читайте нас: