Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
1 август 2019, 02:00

Әлфия Ганиева – республиканың иң яхшы кымыз ясаучысы

Республика башкаласының “Акбузат” ипподромында башкорт кымызының “Йәйләү” этно-фестивале узды, анда 20дән артык кымызчы катнашты.

Республика башкаласының “Акбузат” ипподромында башкорт кымызының “Йәйләү” этно-фестивале узды, анда 20дән артык кымызчы катнашты. Осталар жюри хөкеменә үз эчемлекләре үрнәкләрен тәкъдим итте.


Презентациядә шифалы һәм бик тәмле Әлшәй кымызы күпләрнең күңеленә хуш килде. Якташыбыз - Слак авылыннан Әлфия Ганиева кымыз ясаучыларның 14нче республика конкурсы җиңүчесе булды. Аңа конкурсның төп бүләге – башкорт токымлы айгыр тапшырылды. Ә 2013 елда, Учалы районында үткән ярышларда, ул призер булган иде. Ул вакытта Слак кымызы “Иң тәмле” номинациясендә җиңү яулады.


Әлфия Галиәхмәт кызы бу осталык бәйгесендә туган көне алдыннан катнашты. Район гәзитенә интервью, район телевидениесенә, аннары БСТ каналына сюжет төшерү – менә ул 16 еллык җиңел булмаган хезмәткә лаеклы бүләк. Слак фермерлары Әлфия һәм Айрат Ганиевларның хезмәт стажы нәкъ шунча һәм шифалы эчемлек җитештерү тәҗрибәсе дә шушы елларда тупланган.

-Һөнәри осталык конкурсында үзем өчен бик күп яңалык белдем, - ди кымыз остасы. – “Түгәрәк өстәл”дә “Башкорт кымызы” брендын яңарту һәм пропагандалау мәсьәләсе тикшерелде, республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм кече малтабарлыкка ярдәм итү турында сүз барды.

Ганиевларның хуҗалыгы ныклы. Ел саен алар мал санын арттыра. Бүген хуҗалыкларындада 70 ат исәпләнә, шуның 30ы – савым биясе. Кымыз ясау эшен очраклы гына сайламаганнар.

-Әгәр Туймазы районы үзенең теплицалары белән дан тотса, безнең район кымызчылык белән киң билгеле, - ди гаилә башлыгы Айрат Әүхәт улы. – Шуңа да озак уйлап тормадык, чөнки апам Вәсимә дә тормыш иптәше Рамазан Әхмәтҗанов белән кымыз ясый. Нәкъ алар безне кымыз ясау нечкәлекләренә өйрәтте, аларга моның өчен зур рәхмәт. Кармыш авылы остасы Гөлниямал әби дә тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул безне борынгы милли эчемлек ясау рецепты белән таныштырды.

Бер биядән уртача савым 8 литр тәшкил итә, аларны дүрт тапкыр савалар. Фермерлар көненә 200 литрдан артык шифалы эчемлек әзерли. Слак кымызы районда зур сорау белән файдалана һәм аны цехның үзеннән үк алып бетәләр. Әлегә ваклап сатуны оештырып булмый, чөнки җитештерү зур түгел. Ә моның өчен атлар санын арттырырга кирәк, аларны асрарга биналар төзергә, мал азыгы культураларын игү өчен авыл хуҗалыгы техникасы сатып алырга кирәк. Боларның барысы күп акча таләп итә. Нәкъ Ганиевлар кебек фермерларга төрле грантлар рәвешендә дәүләт ярдәме кирәк. Кышкылыкка мал азыгы, атап әйткәндә печән, җитәрлек хәзерләнде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, фермерлар 70 гектарда күпьеллык үләннәр һәм солы үстерә. Үз техникасы булмаганлыктан, аны алып торырга туры килә.

Төш вакыты якыная – чираттагы савым башлана. Бияләр ялан киртәдә инде. Һәрберсе хуҗабикәсен әллә кайдан таннып тора. Чираттагы фото да әзер булды. (Барлык фотолар – https://alsh-vesti.rbsmi.ru сайтында). Әлфия Ганиеваның өч ярдәмчесе дә килеп җитте. Хуҗалыкта тагын ике көтүче эшли, алардан башка фермерларга авырга төшер иде. Кымыз ясаучыларның эше бик күп. Бияләрне кул белән савалар, эчемлекне борынгыча, кул көче белән пешәләр. Шуңа да кымыз искиткеч тәмле була!

Ганиевлар ике кыз үстерә. Өлкән кызлары Алсу һәрвакыт әнисенә булыша. Әлфия Галиәхмәт кызы әйтүенчә, кызы бер караудан атның сәламәтлеге торышын билгели ала, киләчәктә яхшы ветеринария табибы булыр, могаен. Кече кызлары Айгөл дә үскән инде, көзен беренче сыйныфка барачак.

Атлар белән аларны чын күңеленнән яраткан кешеләр генә эшли ала, Ганиевлар да нәкъ шундыйлар исәбендә. Алар алларына куйган максатларына ирешү өчен ал-ял белми эшли. Ә планнары тормышка ашырлык – маллар санын, җитештерү күләмен арттыру һәм шифалы эчемлекнең тәмен, сыйфатын югалтмау.

Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.

Автор фотосы.
Читайте нас: