Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
23 август 2019, 02:00

Осталыкларын күрсәттеләр

Ел саен районның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре “Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә һөнәре буенча иң яхшысы” республика конкурсында катнаша.

Ел саен районның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре “Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә һөнәре буенча иң яхшысы” республика конкурсында катнаша.
Быел зона этабы Стәрлебаш районында узды. Конкурста катнашучылар “Казанлык җиһазлары операторы”, “Электрогазосварщик”, “Урам себерүче”, “Слесарь-сантехник”, “Тракторчы-механик”, “Электр монтеры” номинацияләрендә һөнәри осталыкларын күрсәтте.
Безнең команда барлык этапларда да уңышлы чыгыш ясап, икенче урынны алды. Шәхси беренчелектә “Әлшәй җылылык челтәрләре” җәмгыятенең казанлык операторы Надежда Әюпова һәм Раевка авыл Советы тракторчы-машинисты Илвир Арысланов җиңү яулады. Алар тиздән Күмертау шәһәрендә узачак республика конкурсы финалында катнашачак.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Әлшәй командасы.
Читайте нас: