Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
2 сентябрь 2019, 02:00

Ринат Хәкимов призерлар исәбендә

“Иң яхшы ашыгыч медицина ярдәме шоферы” республика конкурсында ул икенче урынны яулады.

“Иң яхшы ашыгыч медицина ярдәме шоферы” республика конкурсында ул икенче урынны яулады.


Унөч ел сизелми дә узып киткән – Ринат Рудик улы нәкъ шунча вакыт Раевка үзәк район дәваханәсенең медицина ярдәме бүлегендә эшли. Булачак тормыш иптәше Оксана белән дә шушында танышкан, кыз анда диспетчер булып хезмәт салган. Бүген инде Ринат Рудик улы 20 елдан артык шофер стажына ия.


Слак егете һөнәрен Раевка 111нче һөнәрчелек училищесында алган. Армиягә кадәр туган хуҗалыгында да эшләргә өлгерә. Аннары Себердә һәм Уфада эшли. Ә хезмәт биографиясенең төп өлеше ашыгыч медицина ярдәме бүлеге белән бәйле.


Эше, әйтергә кирәк, бик җаваплы. Авыру кеше янына мөмкин кадәр тизрәк барып җитәргә кирәк. Ярый әле, автомобиле яңа. Ринат Хәкимов аны ел башында гына алган. Хәзер эшләве дә җиңелләшкән, хәвефсезрәк тә. Районың сәламәтлек саклау өлкәсендәге күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул берничә тапкыр бүләккә лаек булган. Нәкъ аңа республика һөнәри осталык конкурсында Раевка үзәк район дәваханәсе намусын яклау бәхете тиде.

-Беренче этапта без компьютерда юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча тест сорауларына җавап бирдек, - дип тәэссоратлары белән уртаклаша Ринат Хәкимов. – Аннары автомобильдә фигуралы йөрү осталыгын һәм зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме алымнарын күрсәттек. Өченче этапта беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча сорауларга җавап бирдек.

Нәтиҗәдә Әлшәй вәкиле төпле белемле булуын раслап, икенче урынны алган. Ул Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Башкортстан республика оешмасы рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләнгән.


Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.

Автор фотосы.
Читайте нас: