Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
16 октябрь 2019, 02:00

Ләйсән Үтәшева “Барби”га әверелгән

Башкортстан гүзәле “Барби” курчакларын иҗат итүчеләрне әсир иткән.

Башкортстан гүзәле “Барби” курчакларын иҗат итүчеләрне әсир иткән. Яңа чыгарылышта Ләйсән Үтәшеваны гәүдәләндергән уенчык курчак барлыкка килгән.

Спортчы һәм телевидение тапшырулары алып баручы Башкортстан кызы уенчыклар җитештерүчеләрне илһамландырган һәм аны "Role Models" линейкасына керткәннәр. Яңа коллекция “Барби”ның 60 еллыгына багышланган. Бу хакта “Пятый канал”га "Mattel" компаниясеннән хәбәр иткәннәр.


Җитештерүче 2015 елдан башлап төрле һөнәрләрдә танылган вәкилләр образларында курчаклар җитештерә. Экспертлар ел саен нинди дә булса өлкәдә уңышка ирешкән геройларны сайлап ала. Әлеге линейканың максаты – кызларны рухландыру, аларга үз көченә ышанырга ярдәм итү.
Читайте нас: