Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
25 октябрь 2019, 02:00

1нче балалар бакчасы - республика елъязмасында

Республикада мәктәпкәчә белем бирүнең 100еллыгына карата “Башкортстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү елъязмасы”исемле китап басылып чыкты.

Республикада мәктәпкәчә белем бирүнең 100 еллыгына карата “Башкортстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү елъязмасы” исемле китап басылып чыкты. Анда бу өлкәдәге барлык тарихи этаплар ачыклана, ветераннар, иң яхшы заманча балалар бакчалары, шул исәптән Раевка авылының 1нче балалар бакчасы турында мәгълүмат китерелә.

Районның бу мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе һәрвакыт алдынгылар исәбендә. Елена Коновалова җитәкчелек иткән яшь, иҗади коллектив күптапкырлар төрле конкурсларда җиңүче һәм призер булды. Алар яңа проектларга ҙур теләк белән кушыла, тәҗрибәләр үткәрүдән куркмый. Бу коллектив быел да уңышка иреште – “Русиянең иң яхшы балалар бакчалары – 2019” бөтенрусия конкурс-смотрында җиңү яулады.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Читайте нас: