Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
5 ноябрь 2019, 02:00

Роман Макеевның рекорды

Раевка авыр атлеты бу нәтиҗәгә республика беренчелегендә иреште

Раевка авыр атлеты бу нәтиҗәгә республика беренчелегендә иреште



Салават шәһәрендә узган ярышларда, анда республиканың иң көчле спортчылары җыелды, Әлшәй штангачылары командасында тәҗрибәле һәм шулай ук яшь спортчылар да бар иде.
Егетләр сынатмады. Лицейдан 11 яшьлек Булат Минеяров белән Роман Задорожко, тугызынчы сыйныф укучысы Денис Гортинский уңышлы чыгыш ясады. Спорт мастерлыгына кандидат Руслан Моратхуҗин 73 килограммга кадәр авырлык категориясендә иң көчлесе булуын тагын бер тапкыр исбатлады. Раевка 2нче урта мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Роман Макеев та остазларын шатландырды. Егет 81 килограммга кадәр авырлыкта республика рекордын куйды. Ул ыргым ысулы белән 96 килограммлык (!) штанганы күтәрде.
- Роман Макеев ярышларга җитди һәм ныклап әзерләнде. Җәй буе ал-ял белми шөгыльләнде һәм яхшы нәтиҗәгә иреште. Русия беренчелегендә катнашкан авыр атлет Иске Осколда дүртенче урынны яулады, - ди тренерлары Раил Исламморатов һәм Рифат Минеяров.
Ә без, өметле спортчы тагын күп тапкыр яңа рекордлар куяр әле, дип өметләнәбез.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Авыр атлет Роман Макеев.
Читайте нас: