Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
26 ноябрь 2019, 02:00

Фәнүзә Суфиянованың эше – республика турында иң яхшы фоторәсемнәр арасында

Башкортстанның 100 еллыгына багышланган I республика фотоконкурсын республика Җәмәгать палатасы үткәрде.

Башкортстанның 100 еллыгына багышланган I республика фотоконкурсын республика Җәмәгать палатасы үткәрде.
Конкурс комиссиясенә 524 эш җибәрелгән, шуның яртысы “Яшел Башкортстан” (211 фото) номинациясендә, икенче урында – “Яшәү көче” (142), “Тарихи мирас”та – 97 һәм “Халык йөрәге” номинациясендә 74 кызыклы кадр тупланган. Фоторәсемнәрне республика Җәмәгать палатасы әгъзалары, Башкортстанның фотографлары һәм фоторәссамнары бәяләде.
Жюри 55 иң яхшы эшне сайлап алды, барлыгы 13 призер билгеләнде. Алар арасында район гәзите хәбәрчесе Фәнүзә Суфиянова да бар. Аның “Озын гомерлелек сере” исемле фоторәсеме “Яшәү көче” номинациясендә жюриның югары бәясенә лаек булды. Фоторәсемдә Чурай авылында яшәүче, республиканың яшьтәше, тракторчы, тыл эшчәне һәм күп балалы ана Минегалиева Минеһан Кинҗәбай кызы сурәтләнгән. Фото берничә ел элек авылның юбилеенда төшерелгән. Кызганычка каршы, хөрмәтле агинәй арабызда юк инде.
Фотокүргәзмәне ачу тантанасында Җәмәгать палатасы рәисе урынбасары Галия Мөхәммәтҗанова: “Бу фотосурәтләрнең барысын да туган якка сөю берләштерә. Һәркем аларга карап, нинди хозур табигатьле, соклангыч кешеләре булган республикада яшим, дип уйлыйдыр. Бу матурлыкны, шушы кешеләрне саклыйсы килә, соклангыч кадрлар өчен рәхмәт сезгә”,- диде.
Әйткәндәй, Фәнүзә Суфиянованың бу беренче җиңүе генә түгел. Җәен ул шулай ук “Объективта - чәчү” республика журналистлар конкурсында призер булган иде.
“Әлшәй хәбәрләре”.
“Озын гомерлелек сере”.
Читайте нас: