Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
29 ноябрь 2019, 11:45

Уңышлар сиңа, Рамазан!

Яшь әлшәйле “Сулпылар-2019” конкурсы финалисты булды

Яшь әлшәйле “Сулпылар-2019” конкурсы финалисты булды
Концертларда Раевка сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчесе, башкорт лицееның 3нче сыйныф укучысы Рамазан Садыйковны һәрвакыт көчле алкышлар белән каршы алалар. Сәләтле малайга нибары тугыз яшь, ә аны күпләр таный, чыгышларын видеога төшерә.
Быел яз ук аның әти-әнисе шушы конкурста катнашуга заявка бирә. Башта Рамазан сайлап алу турын үтә һәм аны Уфага “Тамыр” телестудиясенә чакыралар. Ул үзенең чыгышы белән тамашачыларның күңелен яулый, бик күп конкурсантларны узып, беренче турдан икенчесенә күчә. Билгеле шагыйрь, җырлар авторы, “Әлшәй-ТВ” директоры Илфак Фарызов сүзләренә Салават шәһәрендә яшәүче композитор Риф Сәлишев көй язган “Туган җир өчен” җырын башкарып, Рамазан “Сулпылар-2019” телевизион конкурсы финалына чыкты.
Садыйковлар - иҗади гаилә. Әтисе Наил - Раевка сәнгать мәктәбе педагогы. Наил Радик улыннан башка бер концерт та үтми, ул үзе дә - төрле музыкаль конкурслар җиңүчесе һәм призеры. Әнисе Фирүзә башкорт лицее интернатында тәрбияче булып эшли. Ул матур бии һәм улына биюләр куярга ярдәм итә. Рамазан һөнәри дәрәҗәдә хореографиягә укытучы Рима Усманова классында шөгыльләнә. Яшь башкаручыга чагу сәхнә киемнәрен Ольга Марюшко тегә.
Рамазан алты яшеннән район мәдәният сарае сәхнәсендә чыгыш ясый башлый. Республика дәрәҗәсенә дә чыга, Октябрьский шәһәрендә узган курай бәйрәмендә катнашып, дипломант була. “Язгы тамчы” республика конкурсында II дәрәҗә диплом ала. Күптән түгел генә Рамазан флешмобта бии һәм аның видеосын билгеле башкорт музыканты, мультиинструменталист, биюче һәм шоумен Заһир Зәйнетдиновка җибәрәләр. Талантлы әлшәйленең чыгышы аңа ошый һәм ул аны телевидение төшерүләренә чакыра. Рамазан БСТ каналында туры эфирда Зәйнетдин һәм Фәйзи Гаскәров исемендәге халык бию ансамбле солисты Миләүшә Хәйбуллина белән “Бәхетнамә” тапшыруында чыгыш ясый.
-Бүген без финалга әзерләнәбез, - ди Фирүзә Садыйкова. – Кызыклы номер әзерлибез. Рамазан үзенчәлекле аранжировкадагы халык җыры башкарачак, шулай ук курайда уйнаячак һәм, әлбәттә, бию булачак. Барысы да килеп чыгар, дип ышанам.
Тиздән, 12 декабрьдә 12 конкурсант җиңүче исеме өчен көч сынашырга М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры сәхнәсендә янә очрашачак. Ә без, әлшәйлеләр, талантлы якташыбызга җиңү яулавын телибез. Уңышлар сиңа, Рамазан!
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Читайте нас: