Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
3 декабрь 2019, 11:40

“Әлшәй ит” алтын медаль яулады

Раевка ит комбинаты продукциясе “Безнең бренд” азык-төлек фестивалендә югары бәһага лаек булды.

Раевка ит комбинаты продукциясе “Безнең бренд” азык-төлек фестивалендә югары бәһага лаек булды.
Хәбәр итеүебезчә, Уфада Экспо-Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә дүртенче тапкыр тәмле һәм сәламәт азык яратучылар өчен бәйрәм үткәрелде. Чарага килүчеләргә киң ассортиментта сыр, сөт ризыклары, ит, колбаса, балык, ярымфабрикатлар, бал, башкорт фермерлары җитештергән эчемлекләр тәкъдим ителде. Фестивальдә Русиянең 19 төбәгеннән 130 компания һәм республиканың 30дан артык хуҗалыгы катнашты.
Күргәзмәгә Раевка ит комбинаты да төрле продукциясен алып барды. Монда “Әлшәй-ит” стенды янында колбаса ризыкларын тәмләп караучылар күп булды. Бер кем дә Әлшәй җитештерүчеләре продукциясенә битараф калмады. Безнең ит комбинаты хезмәттәшлек итү турында берничә килешү төзүгә генә ирешеп калмады, иң мөһиме, профессиональ жюри әгъзаларының тавыш бирү йомгаклары буенча Раевка ит комбинаты беренче дәрәҗә дипломга һәм “Безнең бренд” фестиваленең алтын медаленә лаек булды! Пешерелгән һәм ысланган “Конская” колбасасы һәм ярым ысланган “Уральская” колбасасы югары бәһа алды.
Күргәзәнең барлык номинантларына үз продукциясен алтын медаль белән маркировкалау хокукы бирелде.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: